САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар тиешле тизлекне саклап йөриләр

Кышкы айларда Республика территориясендә аварияләр саны нык артты. Мисал өчен, 4 февраль көнендә генә юлларда алты кешенең гомере өзелде. Моңа кадәр 2013 елның 8 декабрендә 11 кешенең, 11-12 гыйнварда унике кешенең юл һәлакәте нәтиҗәләрендә вафат булу очраклары теркәлгән иде. Бу һәлакәтләр барысы да юл һәм метеорологик шартларның үзгәрүе аркасында килеп...

Кышкы айларда Республика территориясендә аварияләр саны нык артты. Мисал өчен, 4 февраль көнендә генә юлларда алты кешенең гомере өзелде. Моңа кадәр 2013 елның 8 декабрендә 11 кешенең, 11-12 гыйнварда унике кешенең юл һәлакәте нәтиҗәләрендә вафат булу очраклары теркәлгән иде. Бу һәлакәтләр барысы да юл һәм метеорологик шартларның үзгәрүе аркасында килеп чыкканнар. Декабрь аенда бозлавык шартларында җәйге шиннар кулланып йөрүче автомашинада кешеләр үлде, гыйнварда Чистай районында башланып килүче буран шартларында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу аркасында биш кешенең (шул исәптән өч баланың) гомере өзелде.

Аварияләрнең төп сәбәпләренең берсе - транспорт чарасы тизлегенең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве. Куркынычсыз тизлек торак пункттан чыгып киткәч, күз күреме яхшы булганда сәгатенә 90 километрдан артмаска тиеш. Күз күреме начарайган саен яки бозлавык шартларында куркынычсыз тизлек күпкә кимергә тиеш. Аның күләме турыдан-туры транспорт чарасының туктау юлына бәйле. Транспорт чарасының туктау юлында (остановочный путь) тормоз юлыннан тыш йөртүченең реакция вакыты һәм тормоз приводоның эшләп китүе дә исәпкә алына. Туктау юлы, йөртүченең күз куүеме ераклыгындагы юлдан озынрак булмаска тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, һәлакәт буларга мөмкин. Шиннарның юл белән сцепление коэффициенты күбесенчә юл торышыннан гына түгел, ә температурадан да тора. Коры асфальтобетон юлда 15 градус суыкта максималь коэффициент 0,7 гә тигез булса, юеш кар сцеплениене 0,2 гә кадәр төшерә, ә һава температурасы 0 градустан 10 градуска кадәр булганда барлыкка килә торган тыгызланган кар катламында коэффициент 0,1-0,25 тәшкил итә, ә бозлавык булганда сцепление коэффициенты 0,1 дән дә түбәнрәк. -10 градус булганда, кар яву шартларында шиннарның юл белән сцеплениесе кискен начарая. Моның турында йөртүчеләр дә онытмасыннар иде.

4 февральда Югары Ослан районында көндез көчле кар яуган һәм күз күреме бик начар булган вакытта "Хендай" автобусын йөртүче ориентирны югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, йөк ташучы Газель машинасы белән бәрелешә. Ике йөртүче дә алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үләләр. Автобусның алты пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алалар. Барлыгы автобуста ун пассажир була.

Шул ук көнне шундый ук сәбәп аркасында Саба районында да һәлакәт нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелә. Биш кеше тән җәрәхәтләре ала. Алар арасында өч бала да була. Казан-Шәмәрдән юлының 106 километрында Лада-Ларгус белән идарә итүче хатын-кыз, чикләнгән күз күреме шартларында КамАЗны узам дип, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм ФИАТ-Дукато автобусы белән бәрелешә. Автобуста көрәш секциясенә баручы балалар була. Бәрелешүдән автобус кюветка төшеп әйләнә. Лада-Ларгусны йөртүче хатын-кыз һәм шул ук машинадагы ике пассажир һәлакәт урынында ук үләләр. Автобус пассажирлары тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылалар. Барлыгы автобуста сигез бала була. Лада-Ларгусның йөртучесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 2013 елда җаваплылыкка тартылган булган инде. Ләкин ул моннан тиешле нәтиҗәләр ясамаган, чираттагы кагыйдә бозу аның өчен аяныч тәмамланган. 2012-2013 елларда ул 52 тапкыр кагыйдә бозган өчен жаваплылыкка тартылган булган.

Шул ук көнне Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 33 километрында Лада-Приора автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, юлны кардан чистартучы машинага бәрелә. Нәтиҗәдә, ВАЗның пассажиры һәлакәт урынында ук вафат була. Моңа кадәр бу йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 57 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Шулай ук машинаның арткы шиннары җәйге булганлыгы да һәлакәткә сәбәпче булгандыр.

Нәтиҗә: катлаулы табигый шартларда тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә өч һәлакәттә алты кешенең гомере өзелде. ЮХИДИнең адекват чарасы булып юл йөрү кагыйдәләрен бозуның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында халыкка информация бирүне активлаштыру, шулай ук тизлек режимын саклауда контроль-тикшерү эшчәнлеген көчәйтү кебек чаралар тора.

Агымдагы елда автоматик режимда (видеофиксаторлар ярдәмендә) 150 мең тизлекне арттыру очрагы теркәлгән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары тугыз меңгә якын шундый ук кагыйдә бозу очракларын ачыклаганнар.

Әгәр дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен котылгысыз җәза бирелмәсә, үткәрелгән контроль-тикшерү эшчәнлеге, аварияләр үсеше динамикасына уңай йогынты ясый алмас иде. Жәзаларның котылгысызлыгын без массакүләм чаралар аша гына түгел, ә катгый административ санкцияләр кулланып та башкарырга тиеш. Мисал өчен, гыйнвар-февраль айларында Сарман районында штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 75 материал төзелгән. Дүрт кагыйдә бозучыга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы кулланылган.

Быел 13 гыйнварда Баулы районы кешесенең, түләнмәгән 60000 сум күләмендәге штрафы өчен суд приставлары ВАЗ-2104 машинасын алып китәләр. Сонрак ул 20.25 матдәнең 1 бүлеге нигезендә биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Шул ук районда берәү 50 000 сум күләмендә штрафлары өчен ВАЗ-2105 машинасы белән саубуллаша, ун тәүлеккә ирегеннән дә мәхрүм ителә. Безнең районда да бер кешегә түләнмәгән штрафлары өчен 60 000 сум штраф салынды.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: юл йөрү кагыйдәләрен бозу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Куркынычсыз, юл һәм табигый шартларга туры килә торган тизлекне сайлагыз, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамагыз, мәҗбүри рәвештә шиплы шиннар белән генә йөрегез, аларның торышын карап торыгыз. Алда әле бозлавыклар, бураннар булыр, март бит әле башлана гына.

Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Дамир Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев