САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Александровкада "Май чабу" бәйрәме бик күңелле үтте

Го­реф-га­дәт­лә­ре­без­нең, йо­ла-тра­ди­ци­я­лә­ре­без­нең әй­лә­неп кай­туы - сө­е­неч­ле. Әби-ба­бай­ла­ры­быз ти­рән мәгъ­нә­ле нин­ди ге­нә бәй­рәм­нәр үт­кәр­мә­гән. Алар­ның үсеп ки­лү­че яшь бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­дә, төр­ле мил­ләт ха­лык­ла­рын бер­ләш­те­рү­дә әһә­ми­я­те зур. "Без­нең Алек­санд­ров­ка авыл җир­ле­ген­дә ике мил­ләт хал­кы дус, та­ту яши. Мә­дә­ни­ят йор­ты кар­шын­да эш­ләп ки­лү­че рус һәм та­тар фольк­лор ан­самбль­лә­ре дә- иҗа­ди хез­мәт­тәш­лек­тә. Һәр мил­ләт,...

Го­реф-га­дәт­лә­ре­без­нең, йо­ла-тра­ди­ци­я­лә­ре­без­нең әй­лә­неп кай­туы - сө­е­неч­ле. Әби-ба­бай­ла­ры­быз ти­рән мәгъ­нә­ле нин­ди ге­нә бәй­рәм­нәр үт­кәр­мә­гән. Алар­ның үсеп ки­лү­че яшь бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­дә, төр­ле мил­ләт ха­лык­ла­рын бер­ләш­те­рү­дә әһә­ми­я­те зур. "Без­нең Алек­санд­ров­ка авыл җир­ле­ген­дә ике мил­ләт хал­кы дус, та­ту яши. Мә­дә­ни­ят йор­ты кар­шын­да эш­ләп ки­лү­че рус һәм та­тар фольк­лор ан­самбль­лә­ре дә- иҗа­ди хез­мәт­тәш­лек­тә. Һәр мил­ләт, элек­тән үк, үзе­нә ге­нә хас бәй­рәм­нә­рен дә бер­гә-бер­гә үт­кә­рә. Уз­ган шим­бә­дә "Май ча­бу" бә­йрә­ме дә шу­лай ур­так бәй­рәм бу­ла­рак бил­ге­ләп үтел­де. Рус­лар да, та­тар­лар да рә­хәт­лә­неп кү­ңел ач­ты: би­е­де, җыр­ла­ды, төр­ле уен­нар­да кат­наш­ты. Ахыр­да бер­гә­ләп тәм-том­нар бе­лән чәй эч­тек, кой­мак аша­дык. Бәй­рәм кос­тюм­на­ры та­ма­ша­га ае­рым үз­гә­лек бир­де. Алар­ны те­гү­че Ири­на Заб­ро­ди­на әзер­лән­де. Го­му­мән, бәй­рәм­не оеш­ты­ру­да һәм үт­кә­рү­дә Юлия һәм Мак­сим Бай­га­ров­лар, На­талья Заб­ро­ди­на, На­талья Грез­не­ва, Ма­ри­на Ну­ри­е­ва баш­лап йөр­де­ләр", - ди Алек­санд­ров­ка мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры Фәй­рү­зә Сад­рет­ди­но­ва.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X