Сарман районында ел укытучысы ачыкланды
"Ел укытучысы" исеменә дәгъвә белдерүчеләр иң элек үз көчләрен читтән торып үткәрелгән, ягъни портфолиолар турында сынап карадылар. Анда катнашкан 19 укытучының 9 ы II турга үтте. Бу турда алар дәрес күрсәттеләр. Иң уңышлы дәрес күрсәткән 6 укытучы III турда катнашу өчен сайлап алынды. Бу турда алар класс сәгате үткәрделәр, "Методик...
"Ел укытучысы" исеменә дәгъвә белдерүчеләр иң элек үз көчләрен читтән торып үткәрелгән, ягъни портфолиолар турында сынап карадылар. Анда катнашкан 19 укытучының 9 ы II турга үтте. Бу турда алар дәрес күрсәттеләр. Иң уңышлы дәрес күрсәткән 6 укытучы III турда катнашу өчен сайлап алынды. Бу турда алар класс сәгате үткәрделәр, "Методик семинар" дигән өлештә исә эштә нинди методикага таянып эшләүләре турында җентекләп сөйләделәр. Нәтиҗәдә "Ел укытучысы" дип Җәлил беренче мәктәбенең информатика укытучысы Илсөяр Дәүләтова танылды. Призерлар исә Сарман гимназиясеннән Гөлгенә Гыйлфанова, Җәлил икенче мәктәбеннән Ландыш Шәйдуллина булдылар. Алар март аенда Зәйдә үткәреләчәк зона турында район данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев