САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Саклаубаш урта мәктәп алды лагере уңышлы эшләп килә

Саклаубаш урта мәктәбенең “Кояшкай” җәйге ял лагерендә төрле кызыклы чаралар узу дәвам итте. Балалар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйлар, лагерьдә дә белемнәрен ныгытуны, тәрбия алуны дәвам итәләр

Быелгы ял лагерендә программага бер яңалык керде. Балалар белән “Инглиз теле минутлары” уздырылды. Алар бу чараларда инглизчә рифмовкалар, балалар өчен җырлар өйрәндәләр, видеоязмалар карадылар.

Безнең ял итүчеләр республикада үтүче “Хәтер шәме” акциясенә теләп кушылдылар.

«Будь здоровым! Танцуй!» сәламәт яшәү рәвешен пропогандалауга юнәлдерелгән республика флешмобында да актив катнаштылар.

Лагерьда йөрүче балалар тарафыннан 20 нче июнь көнне “Алло, без талантлар эзлибез” дигән концерт программасы оештырылды.

Реклама

Бүген “Кояшкай” җәйге ял лагерендә кече Сабантуй. Лагерьнең соңгы көнендә Сабантуй үткәрү традициягә кергән. Балалар уеннарда катнашып, рәхәтләнеп көч сынаштылар.

Лагерь дәвамында укучыларга бер-берсе белән аралашырга, дуслашырга, мәктәп вакытында ачылып бетмәгән яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек булды. Ял итүчеләр җәй буена җитәрлек көч һәм энергия алып китәрләр дигән өметтә калабыз без, тәрбиячеләр.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Т.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X