Габделхәй абый 95 яшен билгеләп үтте
Җәмгыять

Габделхәй абый 95 яшен билгеләп үтте

Петровский Завод авылында яшәүче Латыйпов Габделхәй Латыйп улына бүген 95 яшь тулды.

Ферма Сәвекле авылында туып-үскән егет гомер буе "Петровский" совхозында хезмәт куя. Руль артында узган чакрымнарны исәпкә салсаң, үзе бер тарихи китап язарлык. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Габделхәй абыйның хәтере уникаль. Хезмәттәшләрен дә, авылдашларын да, җитәкчеләрне дә исем-фамилияләп хәтерли, даталарда ялгышмый ул. Әле дә булса мал-туар арасыннан, бакчадан керми. Ул улы Фирдәвес, килене Лилия тәрбиясендә йортның тоткасы, йозагы булып яши. Тик утыруны, эшсез торуны белми. Буш вакытларында кулына гармун алып, күңелендәге хисләрне тарата, якыннарына да татар моңнарын бүләк итә.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләрен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләрен тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Петровский Завод авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Эльвира Ульянова, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Гайнетдинова да сихәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. 

Әшрафулла һәм Мөзәккирә Зариповлар белән аларны кардәшлек җепләре бәйли, хезмәт юлы кисешкән еллар да булган. Юбилей көнне бергәләп шул матур истәлекләрне дә барладылар алар. 

Габделхәй абыйны котларга кызлары Сәрия, Сәвия гаиләләре, онык-оныкчыклары кайтканнар иде. Бергә-бергә яшьлекләренә кайтып, гомер йомгакларын сүттеләр алар.


Нет комментариев