Эльвира Ихсанованың тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде
Җәмгыять

Эльвира Ихсанованың тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде

Җәлил поселогында яшәп иҗат итүче каләмдәшебез – шагыйрә Эльвира Ихсанованың «Үрләрне менгәндә» дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Ә 23 октябрь көнне нефтьчеләрнең Хезмәт Даны музеенда әлеге китапны тәкъдир итү тантанасы үткәрелде.

Яңа китап белән танышырга килүчеләрне күрсәгез сез! «Татнефть»нең социаль программаларны тәэмин итү үзәге җитәкчесенең Сарман районы буенча урынбасары Тәвис Афзалетдинов, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Рухия Ахунҗанова, Минзифа Әхмәтшина, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, район китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйхана Мирсәетова, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Җамалиева, төбәкче, Әлмәт районының Денис авылында тарих музеена нигез салучы Минсәгыйть Вәлиуллин... «Сарман» кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов, Җәлил поселок Советының әйдәп баручы белгече Эльвира Рәфыйкова, каләмдәшебезнең хезмәттәше – профсоюз оешмасы хезмәткәре Миләүшә Хәйруллова, авылдашлары Гөлфирә Талибуллина, Айсылу Зарипова, «Җәлил чаткылары» һәм «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, мәктәп укучылары, китапханәчеләр, якыннары да, чыгыш ясап, китап авторын беренче иҗат җимеше белән чын күңелдән тәбрикләделәр.

Поселокның күрке булган «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсенә килгәндә, Эльвира мәктәптә укып йөрүче ак бантиклы кыз гына иде әле. Берләшмәне оештыручы Илдус Мәрданшин, поселокта яшәүче каләм тибрәтергә сәләте булган төрле һөнәр ияләрен, шул исәптән «Җәлилнефть» цехларында эшләүчеләрне, мәктәптә укып йөрүче укучыларны эзләп табып, аларны иҗатка тартучы тынгысыз җан иде шул. Эльвираны да ул тапкан, берләшмәгә тарткан иде. Шулай итеп, шигърияткә беренче адымнарын Эльвира безнең арада атлады. Шул адымнары, бәрәкәтле җиргә төшкән беренче шигъри орлыкларының матур шытымнары аңа көч бирде, ахры, ул һаман югарыга үрләде. Үзен төрле жанрларда сынап карый-карый, каләмен чарлады. Бүген инде ул – югары белемле тел белгече, «Җәлил чаткылары» берләшмәсе җитәкчесе, ике бала әнисе, соңгы елларда «Җәлилнефть» идарәсендә оператор булып эшләүче сөйкемле ханым. Дәртләнеп иҗат итә ул. Казан, Әлмәт, Сарман, Җәлил язучылары белән даими аралашу аңа тәҗрибә дә өсти, илһам да бирә. Әлеге матур чарага чәчәк гөлләмәләре белән килүчеләрнең дә аны хөрмәтләүләре, зурлаулары чыгышларыннан ачык күренә. 

Җәйләремдә сагыныр кышларым бар,

Кышларымда – җәйге көннәрем.

Көндезләрен уйлыйм төннәремне,

Төннәремдә көтәм көннәрем.  

 Кышны сөям. Шундый якын миңа

Тормыш бүләк иткән бу фасыл.

Салкыннары хәтта көчле итә,

Гыйнварь – холкым минем, ул асыл, – дип яза Эльвира. Шулайдыр, яшь кенә булса да, язмыш сынауларына бирешмәде, сынмады-сыгылмады ул. 

Синдә дә бар, миндә дә бар яра,

Сыкрап куя кайчак җәрәхәт.

Тик шулай да якты дөньяларда

         Яралы килеш тә бик рәхәт, – дип, көчле кеше генә әйтә аладыр. 

Үзе көчле булса да, күңеле нечкә аның. Кешелекле булуы, табигатьне яратуы гына да ни тора! Язларын, җәйләрен урманнан кайтып керми, балаларын утыртып, сәяхәткә чыгып китә. Кыскасы, тормышны ярата ул. Ә аны ярату – ул үзе зур бәхет. Ул сине төшенкелектән, борчулы уйлардан аралый.

Рәхмәт сиңа, юллар күрсәттең дә,

Җилкән булдың авыр чагымда.

Синле булган өчен, бу тормышны

         Мин яратам бүген тагын да, – дип язуына да бик сөенәм мин аның. Тормышта җилкән булырлык кешеләргә юлыгу да олы бәхет түгелмени?!. Ә бәхетле булырга кемнең дә хакы бар. Шулай ук – Эльвираның да. Бәхетле бул, балакаем!

Көчле булуы аны бүгенге көнгә китерде. Алга таба да ышанычлы адымнар белән атласын, таяныр кешесе янында булсын.

          Бүлгәләпләр карыйм елларымны,

Кадерләрен килә беләсе.

Ашкынам мин һаман әллә кая – 

Күңелемнең биксез келәсе.

Күңелең келәсенә йозак салма, Эльвира! Сиңа алга таба да иҗат уңышлары телим. Шигыреңдә язылганча, бу җирдә үзең булып кал.

 Шагыйрә булу да, күңелләр тулу да

Авыр да була ул, ә кайчак – бик җиңел.

Ни генә булса да, күңелләр тулса да,

Бу халәт тормыштан тую һич түгел, – дип, язмамны үз сүзләрем белән бетерим әле.

Чараны әзерләүче, аны бик матур итеп алып баручы Җәлил китапханәсе мөдире Алия Фәйрушинага да бик рәхмәтле калдык. 

 

Әнисә Минһаҗева, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы

 


Нет комментариев