Ләшәү Тамак мәктәбе укытучылары чит төбәктә алдынгы тәҗрибә өйрәнеп кайттылар
Мәгариф

Ләшәү Тамак мәктәбе укытучылары чит төбәктә алдынгы тәҗрибә өйрәнеп кайттылар

Ләшәү Тамак мәктәбенең экологик тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге хакында районда гына түгел, республикада, хәтта Рәсәйдә билгеле. Мәктәп директоры Ринат Дәүләтов җитәкчелегендәге педагоглар һәм укучылар ел саен төрле дәрәҗә бәйгеләрдә актив катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Коллективның «Эколидер» һәм «Экология — һәркем эше» кебек абруйлы конкурсларда күп санлы җиңүләре дә мәктәптә экологик мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирелүен дәлиллиләр.

Яңадан-яңа башлангычлар өчен мәктәп җитәкчелеге даими рәвештә тәҗрибә алмашу мөмкинлекләрен дә эзли. Шушы көннәрдә мәктәп директоры, биология фәненнән укытучы Ринат Сирин улы һәм Җәлил беренче мәктәбенең математика, информатика һәм физика фәннәре укытучысы Илсөяр Марсель кызы Казахстанга эшлекле сәфәр кылдылар. Дәүләтовлар, «Алгарыш-2026» республика гранты җиңүчеләре буларак, күрше илнең экологик проектлар һәм яшьләр тәрбиясе өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. 

Ринат Дәүләтов

Эшлекле сәяхәтләре уңаеннан, без Ринат Дәүләтов белән әңгәмә кордык. 

- Ринат Сиринович, «Алгарыш» конкурсына гариза бирүнең төп мотивлары нәрсәдә булды?

- Билгеле, “Алгарыш” — ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гражданнарны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни оешмаларында әзерләүгә һәм стажировкалауга; шулай ук Россия һәм чит ил укытучыларын, тикшеренүчеләрен һәм практикларын җәлеп итү юлы белән мәгариф программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән грантлар программасы. Анда катнашып карау теләге белән бергә чит илләрдә белем үсешенә нинди игътибар бирелгәнлеге, мөгаллимнәр нинди укыту алымнары кулланалар икәнлеге кызыксындырды. Башка төбәкләрдәге белем бирү юнәлешләре, аларның отышлы яклары, гомумән, укыту системасы белән якыннан танышу, бигрәк тә үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге җәлеп итте.   

- Казахстанда тәҗрибә туплау барышында сезнең өчен иң кызыклы һәм файдалы ачыш нинди булды?

- Без грант кысаларында Алмата һәм Астана шәһәрләрендә булдык. Безгә сәләтле балалар өчен индивидуаль траекторияләр модельләре һәм цифрлы STEAM-мохиттә иң яхшы практикалар программасы буенча укулар оештырылды. Сәфәр барышында берничә инновацион мәктәптә һәм Назарбаев университетында булырга туры килде. Мәктәбебездә экология юнәлешендә эш алып барылгач, минем өчен кызыклы һәм файдалы ачыш ул гидропоника булды. Ул — үсемлекләрне туфраксыз үстерү ысулы. Бу вакытта аларның тамырлары инерт субстратта (керамзит, кокос сүсе, минераль мамык) яки турыдан-туры суда була, ә барлык кирәкле туклыклы матдәләрне үсемлек махсус су эремәсеннән ала.

Ринат Дәүләтов

Ультрафиолет лампа (УФ-лампа) ярдәмендә матур чәчәкләр, төрле җиләк-җимеш, шул исәптән — җир җиләге, помидор-борыч үстерү дә бик кызыклы булды. Шул рәвешле үсемлекләр өч ай түгел, ә тизрәк вакыт эчендә үсәләр һәм уңыш бирәләр. Уф-лампаларны мәктәп подвалына урнаштырып, укучылар шунда чәчәкләр, зәңгәр чыршылар үстерәләр. Балыклар үрчетеп, мәсәлән, җәен балыгы үстереп, бүленеп чыккан ләмне үсемлекләр өчен файдаланалар. Бу югары дәрәҗәдә оештырылган.

Биотехнологияләр кулланулары да кызыксыну уятты. Балалар, командаларга бүленеп, төрле роботлар ясаганнар. Ясалма фәһем ярдәмендә, чүп-чарны танып, урамда шуларны җыю технологиясе эшләнгән. Аларга программаларны да балалар үзләре эшлиләр һәм яклыйлар.

- Күрше илнең мәктәпләрендә экологик тәрбия ничек оештырылган соң? Безнең мәгариф системасыннан нинди аермаларны билгеләп үтәр идегез?

- Экологиягә бәйле булган бөтен нәрсә минем игътибарны җәлеп итте. Мин директорлар өчен булган аерым стажировка да уздым. Анда белем бирү белән идарә итү мәсьәләләре каралды, экологик тәрбиянең заманча алымнары анализланды. Югарыда телгә алынган уф-лампалар белән эшләү ESG-технологияләр нигезендә башкарыла. Мин шуларны бик ошаттым. Ул — цифрлы инструментлар, практика һәм чишелешләр җыелмасы. Алар компанияләргә үз эшчәнлекләренең экологик, социаль һәм идарә итү йогынтысы белән идарә итәргә, нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттырырга ярдәм итәләр. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, беренче хәреф — “экология”, икенчесе — социаль (иҗтимагый), өченчесе “корпоратив идарә” дигәнне аңлата. Аларның максаты — әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтыны киметү, ресурсларны экономияләү һәм яңартыла торган энергия чыганакларына күчү. Шул ук вакытта имин хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләр, клиентлар турында кайгырту һәм җирле берләшмәләрне үстерүне дә күздә тота. 

Ринат Дәүләтов

CLIL методикасы белән дә таныштык. Ул — мәктәп яки университет предметлары (мәсәлән, математика, биология, тарих яки информатика) чит телдә укытыла торган предмет-тел интеграцияле укыту методикасы. 

Безнең мәгариф системасыннан аермалы буларак, дәресләр дүрт — рус, казах, төрек, инглиз телләрендә алып барыла.  

- Сер булмаса, проектны гаилә белән бергә гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән дә уртаклашыгыз әле. Моның берәр нинди өстенлекләре юкмы? 

- Грант конкурсында без катнашкан номинация белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә юнәлдерелгән иде. Шуңа күрә җәмәгатем — информатика, математика юнәлешендә, мин биология укытучысы буларак эшемне тәкъдим иттем. Безнең өчен бу бик файдалы да. Киләчәктә, роботлар өчен программалар язарга кирәк булса, икебезнең бергә эшләү яхшырак һәм нәтиҗәлерәк булыр, дип уйлыйм. Без алган белемнәребезне укыту процессына юнәлтергә исәплибез. Илсөяр сәләтле балаларны үстерү юнәлешендә әзер инструментлар алып кайтты. Ә мин кызыклы идеяләр белән янам, киләчәктә Ләшәү Тамак мәктәбенең экологик хәрәкәтен үстерү буенча халыкара тәҗрибә тупладым, дисәм дә була.   

- Казахстаннан алып кайткан яңалыкларның кайсыларын мәктәптә гамәлгә ашырырга планлаштырасыз соң?

- Мәктәбебезнең биология кабинетында пробиркаларда яшел чыршылар үстереп карау теләге туды. Алар үсеп киткән очракта, үсентеләрне мәктәп территориясенә күчереп утыртасы килә. Кулланышта булган зур канализация торбалары эченә орлыклар чәчеп, уф-лампа ярдәме белән яктыртып, алардан чәчәкләр үстерәсе килә. Виктория дә үстереп карау теләге бар. Шул эшне башта кабинетларда башкарып, аннан зуррак мәйданчыкка чыгарырга иде.  

Ринат Дәүләтов

- «Эколидер» һәм «Экология — һәркем эше» кебек бәйгеләрдәге уңышларыгыз «Алгарыш» гранты җиңүенә тәэсир иттеме?

- Чыннан да, теләк булу белән генә, грантта катнашып булмый. Анда югарырак дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр, халыкара чыгышлар кирәк. Әлбәттә, Сез әйткән бәйгеләрдә катнашып, укучыларның, үзебезнең, мәктәпнең зур уңышларга ирешүләре зур тәэсир итте. Боларга бер көнлек хезмәт белән генә ирешеп булмый, һәм бердәмлек тә мөһим. Безгә ярдәм итеп торган, теләктәшлек күрсәткән әти-әниләргә, авылдашларга зур рәхмәт. Һәр башлангычыбызны хуплап, яңа җиңүләргә рухландырган район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез.  

- Киләчәктә экологик юнәлештә тагын да зуррак проектлар гамәлгә ашыру планнарыгыз юкмы?

- Үзебезнең яшәгән, эшләгән урыннарны гөлбакча итеп күрәсе килә. Хуш исле бакча ясап, тирәлекне яшеллеккә күмәсе иде, мәктәбебез төрле кызыклы проектлар мәйданчыгына әверелсен иде. 

- Башка мәктәпләргә һәм педагогларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Хәзерге заманда югары технологияләрне камил белү мөһим. Кул хезмәтен алмаштырырдай роботлар ясала, техник прогресс көчәя бара. Инженериягә, ясалма фәһемгә басым ясала. Шул рәвешле белемнәрне даими арттыру, алдынгы тәҗрибәләрне ныгыту, белгәннәрне балаларга да өйрәтү зарур. Безнең төп бурычыбыз — укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларны ярату, эшебезгә тугрылыклы булу. Балаларга табигатьне, фәнне яратырга өйрәтсәк, аларда туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләсәк, киләчәгебез дә матур булыр. Казахстанда алган белемнәр һәм яңа идеяләр якын киләчәктә мәктәпнең экологик инициативаларын тагын да баетырга һәм укучыларның табигатьне саклау буенча проектларын яңа баскычка күтәрергә ярдәм итәр, дигән ышаныч бар.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Ринат Сиринович. Барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын, яңадан-яңа җиңүләр хезмәт дәртен арттырсын. 

Альбина Сабирова


Нет комментариев