САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ТУРЫДА

Азалаклылар район газетасына рәхмәтле

.

«"Сарман" газетасы 1931 нче елдан бирле чыгып килә торган районыбыз газетасы. Республика, район, авылларның иң актуаль яңалыклары, шулай ук җәмгыять, сәясәт, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка бик күп яңалыкларны чагылдырып баручы газета ул!
Безнең укытучылар коллективы 100% районыбыз газетасына язылучылар булып торалар. Мәктәбебез һәрдаим район газетасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Шушы көннәрдә мәктәбебез, укучыларыбыз эшчәнлеге "Сарман" газетасы битләрендә чагылыш тапты. "Азалак мәктәбе укучылары бердәм рәвештә "Тепло СВОим" акциясенә кушылдылар. Коллектив махсус операцияләрдәгеләргә һәрдаим ярдәм итәргә омтыла һәм мондый чараларга бик җаваплы карый. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә операциядә хезмәт итүчеләр өчен йөрәк рәвешендәге брелоклар ясаганнар.
-Һәр брелок - мәхәббәт һәм җылылык кисәкчеге. Без аларны махсус операция зонасына җибәрәчәкбез һәм солдатларга кыюлык, ныклы сәламәтлек, һәм көч телибез, - диелә әлеге язмада.
Дөрестән дә укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бу эшкә бик җаваплы карый, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң изге теләкләре белән үзләреннән өлеш кертергә омтылып торалар.
Шушы изге эшебезне күреп алып, газета битләрендә яктырткан "Сарман" газетасын чыгаручыларга, баш мөхәррире Сабирова Альбина Әшрафулловнага рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз! Ә "Сарман" газетасы райондашларыбыз, авылдашларыбыз һәм безнең өчен иң яраткан, яхшы, эчтәлекле газеталарның берсе булып калуын телибез», – диелә хәбәрдә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев