САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек алдынгылары хөрмәтләнде

Районда терлекчелек тармагында 2019 елның 4 нче кварталы алдынгылары билгеләнде. Бүген – 11 февраль көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

“Иң яхшы машина белән саву операторы” дигән номинациядә товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча I урынга – Әлфия Габделхакова, II урынга – Зөһрә Тимофеева, III урынга Меланна Мөхәммәтҗанова (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк комплексы) лаек булдылар. Шушы ук номинациядә товарлыклы-сөтчелек фермалары буенча I урын – Сәвия Сәмигуллинага “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт), II урын – Тәсмия Назаровага (“Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак), III урын Гөлия Нурисламовага (“Сарман” агрофирмасы, Әлмәт) бирелде.

“Иң яхшы савым көтүе терлекчесе” номинациясендә товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча I урынга - Марат Сәетгалиев, II урынга – Миндил Сабиров, III урынга Мөнәвир Биктаһиров (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк) лаек дип табылдылар.

Шушы ук номинациядә товарлыклы-сөтчелек фермалары буенча җиңү бу юлы Фәнис Фәтхетдиновка (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт), Салават Исламовка (“Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак) һәм Әлфис Фәсхетдиновка (“Сарман” агрофирмасы, Әлмәт) елмайды.

Ә иң яхшы бозау караучылар булып Регина Фәйзуллина (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Мортамак), Хәмбәл Садриев (II урын), Риназ Дәүләтбаев (III урын, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт) танылдылар.

“Бозауларны юнәлешле үстерү буенча иң яхшы терлекче” номинациясендә Илшат Ибәтуллинга (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Иске Минзәләбаш), Рафаэль Хаҗиевка (II урын, “Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай), Альберт Никоноровка (III урын, “Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер) тиңнәр булмады.

“Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог” исеме исә Людмила Гыймадиевага (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак), Рәмис Исламовка (II урын, “Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк) һәм Ләйсән Габдрахмановага (III урын, “Сарман” агрофирмасы, Иске Минзәләбаш) бирелде.

Сөт блогының иң яхшы лаборантлары булып Әлфия Гайнетдинова (I урын, (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк), Юлия Шәйдуллина (II урын, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак) һәм Әнисә Маликова (III урын, “Сарман” агрофирмасы, Күтәмәле) билгеләнделәр.

Хуҗалыкның иң яхшы ветеринария белгечләре Сергей Лигафеев (I урын, (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк), Саимә Ильясова (II урын, “Сарман” агрофирмасы, Күтәмәле) һәм Зинаида Нагайцева (III урын, “Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай) булып чыкты.

Эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы товарлыклы-сөтчелек комплексы начальниклары да билгеләнде. Бу номинациядә I урынга – Радик Сәхипов (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк), II урынга – Тәлгать Мортазин (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер), III урынга Закир Шакирҗанов (“Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай) лаек булды.

Товарлыклы-сөтчелек ферма мөдирләре арасында иң югары нәтиҗәләргә Илфар Закиров (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Иске Минзәләбаш), Рамил Шәйдуллин (II урын, “Сарман” агрофирмасы, Ләшәү Тамак) һәм Зәкия Нуриәхмәтова (III урын, “Сарман” агрофирмасы, Әлмәт) ирештеләр.

Ә бозауларны юнәлешле үстерү буенча иң яхшы ферма мөдирләре исемлегенә Салават Габидуллин (I урын, “Сарман” агрофирмасы, Чукмарлы), Фирая Мөхтәрова (II урын, “Нөркәй агрофирмасы, Карашай) һәм Лилия Йосыпова (III урын, “Нөркәй” агрофирмасы, Шәрләрәмә) кертелделәр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев