САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда хайваннарны бердәм идентификацияләүне гамәлгә кертү башланды

2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләр санын бердәм идентификацияләү кертелә. 21 регионда инде барлык мөгезле эре терлекләр идентификацияләнгән. Шушы көннәрдә бу эш Татарстанда башлана.

Система түбәндәгечә эшли. Терлеккә бердәм мәгълүмати системада теркәлгән, бирка яки чипка язылган уникаль номер бирелә. Ахыргы теркәүне районның ветеринария хезмәте үткәрә, ул шулай ук терлекнең барлыгын раслый. Ә терлек хуҗасы электрон базада үз терлеген һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринар чаралар тарихын карый ала.
Бердәм номерсыз терлек суюга һәм кибет киштәләренә кабул ителә алмый. Теләсә-кайсы сатып алучы кирәк очракта терлекнең килеп чыгышын һәм ветеринар чаралар тарихын карый ала. Моннан тыш, терлекне теркәү номерыннан башка рәсми рәвештә бракка чыгарып булмаячак.
Республикада пилот районнар рәвешендә Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Аларда хәзерге вакытта ветеринария хезмәте белгечләрен укыту алып барыла. Программа продуктын гамәлгә кертү операторы булып “РИВЦ” җәмгыяте тора һәм ул персоналны укыту, программа продуктын алып бару белән дә шөгыльләнә, республика буенча уникаль номерлар биркаларын да ул җиткерә.
Уникаль идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда Татарстанда һәр районда база хуҗалыкларында да үткәреләчәк. Безнең районда база хуҗалыгы булып “Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы тора.
Барлык сораулар, шул исәптән программаны субсидияләштерү һәм биркалар алу мәсьәләләре буенча консультацияне республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бердәм колл-үзәк телефоны буенча алырга мөмкин: 8-800-444-16-70.
Тэгалар: Минсельхозпрод РТ #МыНаРаботеДляВас Цифровизация АПК Цифровизация животноводства Чипирование животных

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев