САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларын бүләкләделәр

Аларга премияләрне муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.

Бүләкләү дүрт номинациядә башкарылды. Басу-кырларда үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында беренче өч урынны да  нөркәйлеләр алдылар. Беренче урында – Флүр Гайфетдинов, икенчедә – Раиф Солтанов, өченчедә – Фәрит Гарипов. Чит ил тракторларында эшләүчеләрдән иң күп смена нормасы башкарып, беренче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Рафис Нөрмөхәммәтов, икенче урынны “Нөркәй”дән Илдар Хуҗин, өченче урынны “Сарман”нан Дамир Гайнуллин алдылар. Язгы культуралар чәчүдә эшләүчеләр арасында беренче һәм икенче урыннар өчен “Сарман” агрофирмасыннан Илмир Хафизов белән Мансур Хафизов бүләкләнделәр. Өченче урында  – “Җәлил” агрофирмасыннан Илназ Кәлимуллин. “Җәлил” агрофирмасының шикәр чөгендере чәчүчеләре Сирень Байхуҗин һәм Зөфәр Гыймадиев беренче һәм өченче урын өчен премияләр алдылар. Икенче урында – “Сарман” агрофирмасыннан Рәмдүс Фәретдинов.

Бүләкләү һәр өч көн саен башкарыла. Нәтиҗәләр шушы аралыкта күпме смена нормасы башкарудан чыгып ясала.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев