САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда уҗымнарны тукландыру бара

Язгы-кыр эшләре башланды.

Быелгы язның иртә килүе – кыр эшләрен 17 нче мартта ук башларга мөмкинлек бирде.

Бу көнне районыбызда көзге культураларны азотлы ашламалар белән тукландыру башланды. Беренчеләрдән бу эшкә “Туган як” агрофирмасы кузгалды, ул көзге арыш һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Шулай ук “Җәлил”, “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмалары да үзйөрешле “Барс” агрегатлары белән бу бик тә кирәкле агрочараны башлап җибәрделәр. Бу алым шунысы белән мөһим: быелгы җылы кыш уҗым культураларындагы шикәр күләмен шактый киметкән иде, аның күләме 25-30% тан 16-18% ка калды. Шуңа күрә, алда булачак җылы һава торышында уҗымнарга тизрәк үсеп китәргә азот бик тә кирәк, тик монда сакыннарның кире кайтмавы мөһим.

Бүгенге көнгә район буенча 12,5 мең гектарга якын уҗым культуралары тукландырылды. Көздән тукландырылган мәйданнарны исәпкә алганда бу эш инде төгәлләнү алдында. Уңышны күтәрү һәм югары җилемсәле бодай үстерү максатында, бу басулар әле кабаттан тамырдан, шулай ук башаклану фазасында Кабамид белән яфрактан да тукландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев