САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда комбайннар парады үтте

Һәр елны уракка төшү алдыннан районның урып-җыюда катнашасы техникасының төзеклеген тикшереп, җаваплы кампаниягә әзерлеген барлыйлар.

Быел да традицион чара – комбайннар парады үтте. Техникаларның торышы комиссия рәисе – Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев җитәкчелегендә узды. Комиссиягә университетның инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, республиканың дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Андрей Никитин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәләхов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирмаларның белгечләре кертелгән иде. Тикшерүләр барышын район башлыгы Фәрит Хөснуллин да күзәтте.
Тикшерү “Нөркәй” агрофирмасыннан башланды. Урып-җыюда катнашасы һәр техника сыналу үтте, төзеклеккә тикшерелде һәм үз бәясен ала барды. Нәтиҗәдә “Сарман” агрофирмасы, мөмкин булган баллардан тулысынча 60 балл җыеп, беренче урынга чыкты. “Җәлил” һәм “Нөркәй” агрофирмалары берәр баллга калышып, икенче булдылар.
- Басу-кырларыгыз да матур, чиста, техниканы да ныклап әзерләгәнсез. Уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора хәзер. Анысында да сынатмассыз, дип уйлыйм, уңышлар сезгә, - диде комиссия рәисе Айрат Рәсим улы үзенең йомгаклау сүзендә.

Альбина Сабирова язмасы 

Дания Кашипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев