САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторларны икенче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. “Сарман” агрофирмасының ун көндә 137 гектарда эш башкарган Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин экипажы беренче урынга лаек булды.

Икенче урында – шушы ук агрофирмадан Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗев, алар 132 гектардан чөгендер алганнар. Өченче урын өчен, 125 гектар күрсәткече белән, “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев бүләкләнде. Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановта. Ул 13806 тонна чимал төяп җибәргән. Икенче урында – 13622 тонна чөгендер төягән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратов, өченчедә –, 8271 тонна күрсәткече белән, ”Нөркәй”дән Илфат Йосыпов.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев