Мортамакта иң уңганнарны бүләкләделәр
Мортамак авыл җирлегендә халык җыены концерт номерлары белән башланды.
Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. «Сарман» агрофирмасы белгече Ришат Хәсәншин авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган эшләрне яктыртты. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Лилия Хаҗиева районның узган елгы криминоген хәле белән таныштырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Радик Госманов янгыннардан сакланырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җыелган халыкны районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы планлаштырылган эшләргә тукталды. Халык арасыннан сорау бирүчеләр булмады. Очрашу ахырында җыелышның иң тантаналы өлеше – бүләкләүләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев