САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комиссия техникаларның сакланышка куелу торышын югары бәяләде

Бүген районда техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләү буенча үзара тикшерүләр үтте.

.Алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс оештыру турындагы 259/2-пр санлы боерыгы нигезендә башкарылды. Районда «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең механикалаштыру бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов рәислегендәге комиссия эшләде.

Конкурсның бәяләү нигезләмәсе буенча комиссия бөртек комбайннарының, азык әзерләү техникаларының, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү техникасының, тагылма коралларның саклауга куелышын, машина-трактор паркларының торышын, технологик документларны һәм ремонт барышын аерым-аерым бәяләде. Хезмәтне саклау һәм хезмәткә түләү шартлары да исәпкә алынды. 70 мөмкинлектән 70 балл җыеп, «Нөркәй» агрофирмасы беренче урынны алды. 69ар балл җыйган «Җәлил» һәм «Сарман» агрофирмалары – икенче, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе 68 балл белән өченче булдылар.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X