САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илексаз халкын нәрсә борчый?

Халык җыеннарының чираттагысы бүген Илексаз авыл җирлегендә үткәрелде.

Көн тәртибенең беренче пункты буенча җирлек башлыгының узган елда башкарылган эшләр буенча отчеты каралган иде. Башлык Флер Гыйльфанов алар белән халыкны җентекләп таныштырды, агымдагы ел бурычларына да тукталды. «Сарман» агрофирмасы белгече Фалих Мостафин агрофирма эшчәнлеге турында сөйләде. Полициянең участок инспекторы Гөлназ Зәйнәгытдинова районның узган елгы криминоген хәле белән таныштырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов янгыннар, алардан саклану чаралары турында искәртте. 

Җыелыш эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты. Ул җыелган халыкны районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы планлаштырылган эшләргә тукталды. Соңыннан сорауларга җаваплар бирде. Илексаз җирлеге халкын барыннан да бигрәк юлга ясалма тигезсезлек ясау, балалар мәйданчыгы урнаштыру, юл мәсьәләләре борчый булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев