Артистлар район игенчеләре янында булдылар
Авыл хуҗалыгы

Артистлар район игенчеләре янында булдылар

Иген басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче механизаторларыбыз янына барып, аларны бераз ял иттерү, күңелле җырлар, дәртле биюләр белән эшкә тагын да дәртләндерү матур традициягә әйләнеп бара.

 

Дөресрәге, элекке ул традиция кабат яңартыла.  Узган атна ахырында район мәдәният йорты каршында эшләүче агитбригада «Сарман» игенчеләре янында булды. Артистларыбызның чыгышлары алар күңеленә хуш килде.


Нет комментариев