САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәен – комбайнчы, кышын укытучы булып эшлиләр безнекеләр

“Эх, кыш көне – агроном, җәен укытучы булсаң икән”, дигән бит берәү. Ә безнекеләр һәр ел фасылын файдалы үткәрергә омтылалар.

- Кәефләрне күтәреп, хәлне белешеп торалар. Ничек инде тырышмыйсың да, эшләмисең, - ди кыр “ветераннарының” берсе Данияр Кәлимуллин.
Ел саен урып-җыю чорын ул комбайн штурвалы артында уздыра. Ә сезон тәмамлануга, мәктәпкә – спорт сөюче укучылары янына ашкына.
- 4 класста укыганда ук, әтигә ияреп, басуга чыга идем. Хәзер үзем комбайнчы буларак, уникенче сезонга кердем, - диде спорт мәктәбе тренеры Илдар Хафизов та.
Эш күрсәткечләре дә яхшы үзләренең. Һәр биш көн саен, акчалата бүләк алып торуга кем каршы булыр икән? Әмма тырышмый гына, уңыш елмаймый шул.
- Иртәнге 5-6дан эшкә керешәбез, кичке җиде-сигезгә кадәр басуда, - диләр икмәк суктыручылар.
Бүген икенче бишкөнлек кыр алдынгыларын бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов механизаторлар янында иген басуында булып, сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
30 июльдән 5 августка кадәр хезмәт нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Беренче төркем (яңа комбайннарда эшләүчеләр)
1 урын – Азат Муфтахов (“Нөркәй” а/ф)
2 урын – Илнур Закуанов (“Нөркәй” а/ф)
3 урын – Рузил Сафин (“Сарман” а/ф)
Икенче төркем (ургычлары 9 метрлы комбайнчылар)
1 урын – Данияр Кәлимуллин (“Сарман” а/ф)
2 урын – Илдар Сәхбиев (“Җәлил” а/ф)
3 урын – Марат Миңнуллин (“Җәлил” а/ф)
Өченче төркем (ургычлары 7 метрлы)
1 урын – Илдар Хафизов (“Сарман” а/ф)
2 урын – Дәвис Уразаев (“Сарман” а/ф)
3 урын – Илдар Ардыханов (“Җәлил” а/ф)
Дүртенче төркем (үзйөрешле чапкычларда хезмәт куючылар)
1 урын – Алмаз Хәсәнов (“Сарман” а/ф)
2 урын – Рөстәм Минһәҗев (“Нөркәй” а/ф).
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X