САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чөгендер уңышы алуда эшләүче механизаторлар бүләкләнде

.

Бу араларда яуган яңгыр бераз эшне дә, бүләкләүләрне дә тоткарлап торды. Бүген чираттагы ункөнлеккә нәтиҗә чыгарып, 8-17 сентябрь күрсәткечләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов район басуларында булдылар, агрофирмалардагы эш барышы белән танышып, алдынгы механизаторларга акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Чөгендер алу комбайнында эшләгән иң яхшы экипажлар буларак, “Нөркәй” агрофирмасыннан Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов белән Илгизәр Әмануллин хезмәте бәяләнде. “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев өченче булды. Татлы тамыр төягечләрендә эшләүче Ринат Илдарханов (“Сарман”) – беренче, Дамир Моратов (”Җәлил”) – икенче, Илфат Йосыпов (“Нөркәй”) өченче булдылар. Рамил Шакирҗанов (“Сарман”), Таһир Хәертдинов (“Җәлил”), Рафис Хуҗин (“Нөркәй”) иң яхшы чөгендер игүче агрономнар буларак бүләкләнделәр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев