САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Районыбызның басу-кырларында соңгы кишәрлекләрдэ эш бара, актык буразналарга орлык салына. Моңа кадәр һава торышы да яхшы булды, игенчеләребезгә табигать тә көч-куәт биреп торды. Безнең илдә җитештерелгән техникаларда эшләүчеләр арасында өч урын да - "Сарман" агрофирмасы егетләрендә. Мәҗит Мәрданшин, Фәрхәт Салихов, Ленар Газизов акчалата бүләкләр алдылар. Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында "Нөркәй" агрофирмасыннан Айнур Шәйдуллин бу юлы да беренче булды.
- Дүртенче сезонның кыр эшләрендә катнаша. Бик тырыш егет, - дип мактады аны агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов. 
Айнур аграр коллияттә быел соңгы  курста укый. Казан аграр университетына читтән торып укырга керү исәбе, имтиханнарын тапшырган инде.  
Аның хезмәттәше Раил Гыйбадуллин өченче булды. "Сарман"нан Дәвис Уразаевка икенче урын өчен бүләк тапшырылды. 
Шикәр чөгендере чәчүчеләр арасында да беренче-икенче урыннарда - нөркәйлеләр Айрат Гыйләҗев белән Динар Габдрахманов. Рәмдүс Фаретдинов ("Сарман") өченче булды. Бөртеклеләрне чәчүдә дә җиңүне нөркәйлеләр яулады. Илшат Дәүләтшин, Әзхәр Латыйпов акчалата бүләк алдылар. "Сарман" агрофирмасыннан Ирек Нурисламов өченче урын өчен бүләкләнде.  
Басу-кырларда, тулаем алганда, чәчү төгәлләнде, дияргә дә була. Дөрес, бераз рапс, кукуруз, гәрчич калган, алар да бүген-иртәгә чәчелеп бетәчәк. Хәзер табигатьнең шифалы яңгырларына өметләр баглыйбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X