САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.

Басу-кырларда үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында беренче-икенче урыннарны “Сарман” агрофирмасы механизаторлары Мансур Хафизов белән Нияз Тимерҗанов, өченче урынны “Нөркәй”дән Фәрит Гарипов алдылар. Чит ил тракторларында эшләүчеләрдән иң күп смена нормасы башкарып, беренче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Рафис Нөрмөхәммәтов яулады, икенче-өченче урыннарда – “Нөркәй” агрофирмасыннан Айнур Шәйдуллин һәм Раил Гыйбадуллин. Язгы культуралар чәчүдә эшләүчеләр арасында беренче урын өчен “Нөркәй” дән Рудик Хәердинов, икенче урын өчен “Сарман”нан Иршат Галиев, өченче урын өчен “Җәлил”дән Айдар Карамов бүләкләнделәр. Шикәр чөгендере чәчүчеләрдән беренчелек “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Тәлгать Ибраһимовта. Икенче-өченче урыннарда “Сарман”нан Ринат Сәгъдәтов белән Айдар Рәхимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев