Терлекчеләрнең июнь ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, алдынгылар билгеләнде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов җитәкчелегендәге комиссия урыннарда булып, 12 номинация буенча призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Алдынгыларның иң күбе – “Җәлил” агрофирмасыннан. Бу көнне агрофирманың 14 хезмәт алдынгысы район башлыгы кулыннан бүләк алды. Тулырак – “Сарман” газетасының алдагы саннарында.
Нет комментариев