САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракта өченче җидекөнлек җиңүчеләре бүләкләдне

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчылар арасындагы ярышның өченче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Нөркәй» агрофирмасыннан Сәлмән Шакировта. Ул соңгы җиде көндә 294 гектарда эш башкарган. Агрофирманың тагын бер механизаторы бүләкләнде – Айдар Гайнетдинов беренче төркем комбайнчылар арасында өченче урынны алды. «Җәлил» агрофирмасының үзйөрешле «МакДон» чапкычы белән игенннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторлары Наил Кыямов һәм Рафаэль Фәррахетдинов икенче, өченче урыннар өчен бүләкләнделәр. Алар 142-137 гектарда урганнар. Григорьев Максим, 4573 центнер күрсәткече белән, «Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында – беренче, Рамил Степанов, 3768 центнер белән, икенче булдылар. «Класс» маркалы комбайннарда эшләүче икенче төркемдә өч бүләк тә – җәлиллеләрдә. Руслан Кәлимуллин инде икенче тапкыр беренче урын өчен бүләкләнде. Бу җидекөнлектә ул 5060 центнер ашлык суктырган. Икенче урын өчен бүләкләнгән Раил Фәретдиновның җидекөнлек күрсәткече – 4493 центнер, өченче урындагы Раушан Нуриевныкы – 4223 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев