САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман районында халык җыеннары дәвам итә

6 февральдә Ләке авылында үткәрелгән халык җыены оешкан төстә узды. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Афанасьев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлеген яктыртты. Полициянең участок уполномоченные үзенең чыгышын райондагы криминоген хәлне яктыртуга багышлады. Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары...

6 февральдә Ләке авылында үткәрелгән халык җыены оешкан төстә узды. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Афанасьев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлеген яктыртты. Полициянең участок уполномоченные үзенең чыгышын райондагы криминоген хәлне яктыртуга багышлады.

Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты, районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Район оешмалары вәкилләренә дә җыенда катнашучыларның сораулары бар иде.

Очрашулар уңаеннан җирлекләрдә кул эшләреннән, табын нигъмәтләреннән ярминкәләр дә оештырылган иде.

Бу көнне мондый очрашулар Югары Чыршылы, Чукмарлы, Петровка Завод, Ләшәү Тамак, Иске Минзәләбаш авыл җирлекләрендә дә үтте.

Шулай ук укыгыз:

Сарман районы авылларында җитәкчеләр хисап тоталар

Ләке авыл җирлегендә халык җыены

Югары Чыршылы авыл җирлегендә халык җыены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев