САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Агро-көч" төркеме Каташ Каранда яшәүче Галиевлар гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтте

"Агро-көч төркем"е җитәкчесе Шамил Гыймадиев инициативасы белән ел саен, чиратлап, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтелә. Җәмгыять составында эшләп килүче агрофирма җитәкчелеге үзләрендә хезмәт куючы, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларның көнкүреше, тормыш хәлләре белән таныша, мөмкинлектән чыгып, материаль ярдәм күрсәтергә тырыша. Быел бу чара "Язгы игелеклелек" акциясе кысаларында үтте....

"Агро-көч төркем"е җитәкчесе Шамил Гыймадиев инициативасы белән ел саен, чиратлап, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтелә. Җәмгыять составында эшләп килүче агрофирма җитәкчелеге үзләрендә хезмәт куючы, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларның көнкүреше, тормыш хәлләре белән таныша, мөмкинлектән чыгып, материаль ярдәм күрсәтергә тырыша. Быел бу чара "Язгы игелеклелек" акциясе кысаларында үтте. Галиәхмәт Галиев шактый еллар инде "Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсендә механизатор булып эшли. Тормыш иптәше Резедә белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Олысының инде үз һөнәре, ә менә кечеләре Инсаф - балачактан инвалид. 17 яшьлек егетне сабый бала карагандай көйләп йөртергә кирәк. "Үзебез эштә вакытта күрше әби ярдәмгә килә", - ди Каташ Каран мәктәбендә укытучы булып эшләүче Резедә. "Агро-көч төркеме"нең материаль ярдәмен Галиевлар гаиләсе сөенеп кабул итте. Аны "Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсе җитәкчесе Радик Сәхипов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев