САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Саклаубаш авыл җирлегендә грантка трактор алганнар

Уз­ган ел­да рес­пуб­ли­ка­ның Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты, Му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр со­ве­ты тәкъ­ди­мен ис­кә алып, "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы авыл җир­лек­лә­ре­нә грант­лар би­рү" ту­рын­да ка­рар чы­гар­ды. Бе­рен­че кон­курс та был­тыр ук игъ­лан ител­де, һәм ел ахы­ры­на нә­ти­җә­ләр дә ясал­ды. Җи­ңү­че­ләр­гә 1 мил­ли­он сум­лык грант­лар тап­шы­рыл­ды. Ко­нкурс­та рес­пуб­ли­ка­ның кы­рык өч ра­йо­нын­нан 217 авыл җир­ле­ге кат­наш­кан, шу­лар­ның 104е...

Уз­ган ел­да рес­пуб­ли­ка­ның Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты, Му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр со­ве­ты тәкъ­ди­мен ис­кә алып, "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы авыл җир­лек­лә­ре­нә грант­лар би­рү" ту­рын­да ка­рар чы­гар­ды. Бе­рен­че кон­курс та был­тыр ук игъ­лан ител­де, һәм ел ахы­ры­на нә­ти­җә­ләр дә ясал­ды. Җи­ңү­че­ләр­гә 1 мил­ли­он сум­лык грант­лар тап­шы­рыл­ды.

Ко­нкурс­та рес­пуб­ли­ка­ның кы­рык өч ра­йо­нын­нан 217 авыл җир­ле­ге кат­наш­кан, шу­лар­ның 104е җи­ңү­че­ләр дип та­был­ган. Җи­ңү­че­ләр­не бә­я­ләү җир­лек­тә ха­лык са­ны­ның та­би­гый үсе­ше­нә, бер ке­ше­гә ту­ры кил­гән са­лым һәм са­лым бул­ма­ган баш­ка кер­тем­нәр кү­лә­ме­нә, то­рак, юл­лар тө­зе­ле­ше­нә, җир­лек­тә ке­че эш­мә­кәр­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр­нең күп­ле­ге, ху­җа­лык­лар­да ас­ра­ла тор­ган тер­лек­ләр­нең баш сан­на­ры һәм, 100 ке­ше­гә исәп­лә­гән­дә, җи­на­ять­ләр са­ны­ның әз бу­лу­ы­на ка­рап баш­ка­рыл­ган. Ра­йон­нан кон­курс­та ал­ты авыл җир­ле­ге кат­на­шып, алар­ның өче­се - Яну­рыс, Ка­ра­шай Сак­лау, Сак­лау­баш авыл җир­лек­лә­ре җи­ңү яу­ла­ды. Шу­шы көн­нәр­дә алар­га грант­лар бу­ен­ча алын­ган трак­тор­лар кай­тып төш­те. Бу уңай­дан Сак­лау­баш авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Әл­фис Мө­хәм­мәт­гә­рә­ев без­гә тү­бән­дә­ге­ләр­не сөй­лә­де:

- Грант­лар җир­лек­тә яшәү­че­ләр­нең тор­мы­шы өчен мө­һим объ­ект­лар­ның мат­ди-тех­ник ба­за­сын ны­гы­ту­га, авыл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­гә, со­ци­аль инф­рас­трук­ту­ра­ны җә­ел­де­рү­гә юнәл­те­лер­гә ти­еш. Җи­ңү­че­ләр Икъ­ти­сад ми­нистр­лы­гы бе­лән тө­зе­гән ки­ле­шү­дә грант­ка нәр­сә ала­ча­гын күр­сә­тә. Кем­дер аны урам ут­ла­рын рәт­кә ки­те­рү, су ли­ни­я­лә­ре уз­ды­ру, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә то­ту­ны ка­ра­са, без трак­тор алыр­га бул­дык. Өч авыл җир­ле­ге­нә дә "МТЗ-82" трак­тор­ла­ры һәм аңа җай­лан­ма­лар кайт­ты. Җай­лан­ма­ла­рын­нан "КУН-10" тө­я­ге­че, эт­тер­геч, Яну­рыс бе­лән Ка­ра­шай Сак­лау авыл җир­лек­лә­ре - ро­тор­лы чап­кыч, ә без ар­ба ал­дык. Бу без­нең кыш кө­не бе­рен­че чи­рат­та­гы бик зур проб­ле­ма­ны хәл итәр­гә - юл­лар­ны чис­тар­тып то­рыр­га ме­нә дигән яр­дәм бул­ды. Трак­тор­га ме­ха­ни­за­тор да тап­тык ин­де, Дил­мо­рат Са­дый­ков ан­да эш­ләр­гә ри­за­лаш­ты.

Мон­дый кон­курс бе­рен­че ге­нә уз­ды­рыл­ды әле, һәм ан­да җи­ңү­е­без­гә бик шат. Го­му­мән, рес­пуб­ли­ка­да тор­мыш­ка ашы­ры­лу­чы прог­рам­ма­лар без­нең авыл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­гә, ха­лык­ның тор­мыш-көн­кү­ре­шен ях­шыр­ту­га нык бу­лы­ша. Ме­нә бы­ел Өчөй­ле Сак­лау авы­лын­да ки­тап­ха­нә­се дә бул­ган клуб тө­зе­лә­чәк. Сак­лау­баш мәк­тә­бе ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на кер­тел­де. Мәк­тәп тер­ри­то­ри­я­сен­дә мини фут­бол мәй­дан­чы­гы да яса­ла­чак. Уз­ган ел Сак­лау­баш­та 11 ки­ло­метр озын­лык­та электр ли­ни­я­лә­ре яңар­тыл­ды. 5нче ли­ни­я­се бул­ган СИП-үт­кәр­геч­ле бу чы­бык­лар урам лампа­ла­ры кул­лан­ган энер­ги­я­не ае­рым са­нау мөм­кин­ле­ге би­рә. Бы­ел шун­дый лам­па­лар ур­наш­ты­ры­ла­чак. Сак­лау­баш учас­ток хас­та­ха­нә­се ре­мон­ты 2015 ел пла­ны­на кер­тел­де. Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын кар­шы­ла­ган­да, авыл­ла­ры­быз та­гын тө­зек, ма­тур бу­лы­ры­на ыша­на­быз. Бу уңай­дан һәй­кәл­ләр­не дә тө­зек­лән­де­рә­без.

Сүз уңаеннан

Кон­курс­ның төп мак­сат­ла­ры:

— җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ген авыл хал­кы­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен ях­шыр­ту­га юнәл­тү­не сти­мул­лаш­ты­ру;

— рес­пуб­ли­ка­ның авыл җир­лек­лә­рен­дә со­ци­аль әһә­ми­ят­кә ия мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итү;

— җир­ле мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шү­гә өс­тә­мә ре­сурс­лар җә­леп итү ме­ха­низм­на­рын ка­мил­ләш­те­рү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев