САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районыбызда семинар-киңәшмә үтте

"Нөркәй" агрофирмасының Нөркәй МТСында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую, аларны киләсе кыр эшләренә әзерләү һәм ГОСТ таләпләренә туры китереп ремонтлауга багышланган "Агрокөч" акционерлык җәмгыятенең семинар -киңәшмәсе үтте. Анда "Агрокөч" холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, "Агрокөч төркем" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...

"Нөркәй" агрофирмасының Нөркәй МТСында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую, аларны киләсе кыр эшләренә әзерләү һәм ГОСТ таләпләренә туры китереп ремонтлауга багышланган "Агрокөч" акционерлык җәмгыятенең семинар -киңәшмәсе үтте. Анда "Агрокөч" холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, "Агрокөч төркем" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең һәм җәмгыятьнең баш белгечләре, "Агрокөч" акционерлык җәмгыятенә караган районнардагы агрофирма директорлары, машина-трактор станцияләре һәм парклары инженерлары, агрономнар катнаштылар. Владимир Егоров семинар эшендә катнашучыларга уңышлар теләде. Фәнис Газетдинов техника ремонтына, кышкы саклауга кую таләпләренә тукталды. "Нөркәй" агрофмирмасындагы эшләрнең барышы белән аның директоры Вазыйх Гыйльметдинов таныштырса, "Агрокөч төркем" җәмгыяте Нөркәй филиалының бу юнәлештәге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Дамир Гиньятуллин сөйләде. Бу хакта тулырак язма - газетаның алдагы санында.

Реклама

Фото һәм материал: Роза Ганеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X