САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Райондашыбыз Ринат Сәгъдәтов – республикада алдынгылар рәтендә

Сәгъдәтов Ринат Флер улы үзенең хезмәт юлын 1992 елда «Якты көн» күмәк хуҗалыгында шофер булып башлый. Ягулык-майлау материаллары ташу машинасында да эшли, куәтле «КамАЗ» ларда да. 2002 елда исә ул машина рулен трактор, комбайн штурвалына алыштыра һәм моңа бер дә үкенми. Туган ягы басуларында эшләп, табыннарыбыз муллыгы булдыруга үзеннән өлеш...

Сәгъдәтов Ринат Флер улы үзенең хезмәт юлын 1992 елда «Якты көн» күмәк хуҗалыгында шофер булып башлый. Ягулык-майлау материаллары ташу машинасында да эшли, куәтле «КамАЗ» ларда да. 2002 елда исә ул машина рулен трактор, комбайн штурвалына алыштыра һәм моңа бер дә үкенми. Туган ягы басуларында эшләп, табыннарыбыз муллыгы булдыруга үзеннән өлеш кертә алуына куана да, моның белән горурлана да.

2005 елдан Ринат «Сарман» агрофирмасында эшли. Иртә яздан кара көзгәчә басудан кайтып керми ул. Быел да дым каплауга иң беренчеләрдән булып чыкты. Аннан чәчүгә кереште, Аннан - печән пресслау, сенажга яшел масса ташу... Нинди генә эшкә алынмасын, Ринат аны җиренә җиткереп, чын осталарча башкара. Тәҗрибәсе аңа ягулык-майлау материалларын экономияләргә булыша, техникадан дөрес файдалану, аны карап, тәртиптә тоту югары хезмәт күрсәткечләренә ирешергә дә, запас частьләргә чыгымнарны киметергә дә ярдәм итә. Уракта Ринат «Тукано-450» комбайнында эшләде. Әлеге класс комбайннарында эшләүчеләр арасында аңа тиңнәр булмады. Ул 1370 гектардан артык мәйданда эш башкарып, 4251тонна икмәк суктырып алды. Кышкы чорда механизатор фермага килә, терлекләргә азык таратуда эшли.

Ринат Сәгъдәтов, күпъеллык тырыш хезмәте һәм югары эш күрсәткечләре өчен, Республика көне уңаеннан муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. 29 августта ул, республикада алдынгылар рәтендә буларак, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге кабул итүенә дә чакырулы иде. Ул үзенә мондый хөрмәт күрсәтелүгә бик шат.

- Тантана бик ошады, күңелебез булып, тагын да тырышыбрак эшләү дәрте белән кайттык, -ди ул.

Сарман муниципаль районы порталыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев