САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясенең беренче ункөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр

Терлек азагы әзерләү кампаниясенең мөһимлеген истә тотып һәм анда катнашучыларның эшен стимуллаштыру максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 333 санлы карары дөнья күрде. Аның нигезендә үлән урдыруда, ташуда һәм базда таптатуда эшләүчеләр арасында ун көн саен алдынгылар билгеләнә һәм бүләкләнә. Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Терлек азагы әзерләү кампаниясенең мөһимлеген истә тотып һәм анда катнашучыларның эшен стимуллаштыру максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 333 санлы карары дөнья күрде. Аның нигезендә үлән урдыруда, ташуда һәм базда таптатуда эшләүчеләр арасында ун көн саен алдынгылар билгеләнә һәм бүләкләнә. Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, хуҗалыкларда булып, беренче ункөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тагылма ургычларда эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Иршат Галиев алды. Үзйөрешле ургычларда эшләүчеләрдән җиңүгә «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакиров лаек булды. Азык әзерләү комбайннарын иярләүчеләрдән җиңү «Сарман» агрофирмасыннан Мансур Хафизовка елмайды. Яшел масса ташуда эшләүчеләр арасында беренчелекне беренче ункөнлектә «Җәлил» агрофирмасыннан Зөфәр Гыймадиев яулады. Базда массаны таптатып торучы механизаторлардан беренче урын «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Мөдәрис Дәүләтбаевка бирелде.

Бу турыда тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев