САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда сөтне күбрәк сава башлаганнар

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган ел белән чагыштырганда, республиканың дистәгә якын районында сөт җитештерү 70-95 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Мисал өчен, Әлмәт районында сөт күләме узган елның 10 октябре белән чагыштырганда, 70 процентка азрак савылган. Теләчедә бу күрсәткеч 87 процентка...

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган ел белән чагыштырганда, республиканың дистәгә якын районында сөт җитештерү 70-95 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Мисал өчен, Әлмәт районында сөт күләме узган елның 10 октябре белән чагыштырганда, 70 процентка азрак савылган. Теләчедә бу күрсәткеч 87 процентка кимрәк, Минзәләдә - 92 процент, Чистайда һәм Мамадышта - 94 процент, Менделеевск районында - 95 процентка ким.

Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Иван Чурин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыгына аңлатканча, сөт җитештерүнең кимүе районда терлек саны азаю белән бәйле. "Безнең бер хуҗалыкта сыер бетерелде, икенчесендә инвестор алышынды. Күчеш чоры булганга да, сөт күләме кимегәндер. Тагын бер сәбәп - сыерны тиешенчә карап, ашатып бетермибез. Яхшылап карасаң, сыер сөтне әйбәт бирә ул. Җитәкчеләрнең бу юнәлештә тиешенчә эшчәнлек алып бармавы да үзен сиздерә", - диде идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, Чистайда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда баш саны киметелмәгән, сөт җитештерү күләме дә шул килеш.

Узган елгы күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, арттырган районнар саны да Татарстанда 2 дистәдән артып китә. Бу исемлектә Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Аксубай, Чирмешән, Лениногорск, Сарман, Лаеш һ.б. районнар бар.

Мисал өчен, Азнакай районында, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, җитештерелгән сөт күләме 102 процентны тәшкил итә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасыйм Госманов сүзләренчә, бу күрсәткечләргә алар терлек санын арттыру хисабына ирешкән. "Бездә хәзер мега-ферма эшли башлады. Узган ел Мамадыштан, Әтнәдән, Балтачтан таналар алып кайттык, үзебезнекеләрне дә үстердек. Биредә маллар өчен барлык шартлар да тудырылган", - диде ул. Миргасыйм Госманов билгеләп үткәнчә шәхси хуҗалыкларда терлек саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Мисал өчен, бу күрсәткеч 2015 елда 7759 баш булган булса, быел 7766 башка җиткән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада бүген 3071,7 тонна сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 102 процентны тәшкил итә. Татарстанда бер сыердан көненә уртача 13,2 кг сөт савып алына.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев