САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Баллар тигез, ә җиңүче -"Нөркәй"

Районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды.

Комиссия составында район белгечләре генә түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын һәм энегоресурсларны механикалаштыру секторы мөдире Ришат Насыйров, орлыкчылык һәм химияләштерү секторының әйдәүче белгече Рамил Зиннәтуллин да бар иде. Техникаларны карауда шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, агрофирмалар директорлары, баш белгечләр катнаштылар. Конкурс шартлары буенча машина-трактор паркларының әзерлеге ( тракторларның техник карау узулары, агрегатларның әзерлеге, ремонт звенолары булдыру һ.б.), хезмәтне саклау, язгы кыр эшләре чорына эш планнары, орлык әзерлеге тикшерелде. «Нөркәй», «Җәлил», «Сарман» агрофирмалары 40 мөмкинлектән – 40 балл, «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе 39 балл җыйдылар. Тигез баллар җыйганда, өстенлек тракторларның техник карау узулары дәрәҗәсе югарырак булган агрофирмага бирелә. Нәтиҗәдә беренче урын 100 процент техник карау үтүгә ирешкән «Нөркәй» агрофирмасына бирелде. Ул былтыр да беренчелекне алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев