САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов "Нөркәй" агрофирмасы басуы турында: "Биредәге тәҗрибә – республикага үрнәк"

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген "АгроКөч" холдингы җитәкчелеге, 43 районнан килгән авыл хуҗалыгы идарәләре, хуҗалык җитәкчеләре белән "Нөркәй" агрофирмасының Вахитов исемендәге бүлекчәсенең көзге бодай басуында очрашты, сидерал пар, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыруның биологик алымнары турында сөйләште, фикер алышты. Республика семинар киҗәшмәсе эшендә...

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген "АгроКөч" холдингы җитәкчелеге, 43 районнан килгән авыл хуҗалыгы идарәләре, хуҗалык җитәкчеләре белән "Нөркәй" агрофирмасының Вахитов исемендәге бүлекчәсенең көзге бодай басуында очрашты, сидерал пар, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыруның биологик алымнары турында сөйләште, фикер алышты. Республика семинар киҗәшмәсе эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, министрлыкның үсемлекчелек бүлеге начальнигы Ирек Садыйков, үсемлекчелек секторы мөдире Фәргат Зиннәтов та катнаштылар. Марат Әхмәтов агрофирма басуларныннан канәгать калды. "Мондый куәтле иген басулары һәр районда, һәр хуҗалыкта булырга тиеш. Биредәге тәҗрибә - республикага үрнәк", - диде ул.

Альбина Сабирова һәм Роза Ганиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев