САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Иң яхшы комбайнчы -2017» республика конкурсы дәвам итә

«Иң яхшы комбайнчы -2017» республика конкурсы кызганнан-кыза бара. Ни дисәң дә, 100 мең сумлык Президент премиясен алу - олы дәрәҗә ул. Әлеге премиягә дәгъва кылучылар арасында безнең район механизаторлары да булу - аеруча куанычлы. Конкурс шартлары буенча комбайннар, җитештерүчәнлекләренә карап, дүрт төркемгә бүленгән. Беренчесендә «Нива», «СК-5» кебек комбайннар булса, икенчесендә...

«Иң яхшы комбайнчы -2017» республика конкурсы кызганнан-кыза бара. Ни дисәң дә, 100 мең сумлык Президент премиясен алу - олы дәрәҗә ул. Әлеге премиягә дәгъва кылучылар арасында безнең район механизаторлары да булу - аеруча куанычлы.

Конкурс шартлары буенча комбайннар, җитештерүчәнлекләренә карап, дүрт төркемгә бүленгән. Беренчесендә «Нива», «СК-5» кебек комбайннар булса, икенчесендә - «Дон»нар, «Акрос -530/550»ләр. Өченче төркемдә «Тукано-430-450/470-480», «Лексион-480/540», «НьюХолланд CSX/CX/CS", Мега-360/370» ләр булса, дүртенчесендә - тагын да зуррак җитештерүчәнлеккә ия булганнары. Безнекеләр өченче төркем комбайннарда эшлиләр. «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин, «Лексион 540» комбайнында 28 августка 3732 тонна бөртек суктырып, бу төркем комбайнчылары арасында республикада икенче урында бара. Алдынгылар рәтенә агрофирмадан шулай ук Владислав Бигимов кергән, аның «Тукано-450» комбайнында эш күрсәткече - 2829 тонна «Лексион-540» комбайнында 2699 тонна ашлык суктырган. «Сарман» агрофирмасы комбайнчысы Данияр Кәлимуллин да - премиягә дәгъва кыла.

Үзйөрешле чапкычларда ашлык егуда эшләүче механизаторларга да бүләк булачак. Алар өч төркемдә ярыша. Район буенча бүләкләүләр барышында исемнәре атала торган «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакиров, «Җәлил»дән Наил Кыямов һәм «Сарман»нан Марсель Сәлахиев өчесе дә республика күләмендә дә алдынгылар рәтендә баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев