САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде

“Эшлисе килеп тора”, - диләр бүгенге көндә район кырларында көзге бодайны урып-җыючы механизаторлар.

Уңыш-2020
Район басуларында илебезнең табын муллыгы – галиҗәнап икмәк өчен киеренке көрәш бара: механизаторлар көзге бодайны урып-җыялар.
- Быел игенчеләрне кызыксындыру, бүләкләү турындагы нигезләмәгә бераз үзгәреш керттек, комбайннарга карап, механизаторларны дүрт төркемгә бүләргә булдык. Беренче төркем – яңа комбайннарда эшләүчеләр, икенче төркем – ургычлары 9, өченче төркем – ургычлары 7 метрлы булган комбайннарны иярләүчеләр, дүртенче төркем – үзйөрешле чапкычларда хезмәт куючылар, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, кыр хезмәтчәннәрен сәламләп.
Чираттагы бишкөнлек – 25-29 июль - алдынгыларына Мактау кәгазьләрен һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе тапшырды. Беренче төркем, ягъни номинациядә I урынга – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары Илнур Зәкуанов, II урынга Азат Муфтахов, III урынга Иван Козин лаек булдылар. Икенче номинациядә I урында – Ринат Сәгъдәтов, II урында – Ирек Нурисламов, III урында - Данияр Кәлимуллин (“Сарман” агрофирмасы). Өченче төркемдә Марат Камалов (I урын), Фәнис Гарипов (II урын), Петр Лукинга (III урын) (“Нөркәй” агрофирмасы) тиңнәр булмады. Дүртенче төркемдә I урынга – Сәлмән Шакиров (“Нөркәй” агрофирмасы), II урынга – Наил Кыямов (“Җәлил” агрофирмасы), III урынга Рөстәм Минһаҗев (“Нөркәй” агрофирмасы) лаек дип табылды.
Соңыннан Фәрит Хөснуллин механизаторлар белән аралашты, аларның кәефләре турында сорашты. Ә ул - яхшы! Чөнки көзге бодай мул уңышы белән сөендерә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның әйтүенә караганда, район кырларының һәр гектарыннан уртача 53-54 центнер уңыш чыга.
Өченче номинациядә III урынны яулаган Петр Лукин да уңыштан канәгать. Ул игенчелек хезмәтендә – дүрт дистә елга якын!
- “Сибиряк” комбайнында эш башлаган идем. Аннан соң күп техника алыштырдым. Бүгенге көндә “Мега-360” комбайнын иярлим. Әлбәттә, заманча техника уңайлы да, рәхәт тә. Эшлисе килеп тора. Уңышның әйбәт булуы да – зур куаныч, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X