САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азык бар, продукция дә булыр

Авыл кешесе абзарындагы терлегенә кышка җитәрлек азык әзерләмичә, тынгылык белми. Агрофирмаларда да шулай ул. Азыкны ел ярым, ике еллык запас белән әзерлибез хәтта. Малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен, шартлы бер баш терлеккә 30 центнердан да ким булмаган күләмдә азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Безнең «Нөркәй» агрофирмасында бу мәсьәлә беркайчан да күз...

Авыл кешесе абзарындагы терлегенә кышка җитәрлек азык әзерләмичә, тынгылык белми. Агрофирмаларда да шулай ул. Азыкны ел ярым, ике еллык запас белән әзерлибез хәтта.
Малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен, шартлы бер баш терлеккә 30 центнердан да ким булмаган күләмдә азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Безнең «Нөркәй» агрофирмасында бу мәсьәлә беркайчан да күз уңыннан ычкындырылмый. Аны, ныклы хәзерлек белән килеп, оешкан төстә алып барабыз. Эшләр, һава шартларына карап, тәүлек әйләнәсе диярлек бара. 21581 тонна сенаж салынып, аны әзерләү планы үтәлде. 2020 тонна печән, 1995 тонна салам эскертләнде. Салам әзерләү дәвам итә әле. Азык әзерләүгә күпьеллык үләннәр 1706 гектардан чабылды, берьеллыклар 1309 гектарда чәчелгән иде.
Сенаж өчен яшел масса урдыруда «Магдон» тракторлары белән Сәлмән Шакиров һәм Әзһәр Латыйпов эшләделәр. Халит Маликов һәм Айдар Фәхриев «Ягуар» азык әзерләү комбайнында ике сменада эшләп, массаны туратып, төяп җибәреп, аны ташучы, таптатучы механизаторлар, шоферларга «тынгылык бирмәделәр». Базларда массаны «К-700» тракторлары белән Әнвәр Хәйбрахманов, Мөдәрис Дәүләтбаев таптатып тордылар. Аларга ярдәмгә Марат Салахов та килде. Үлчәү эшләрен Флера Рамазанова, Альбина Җәләлова, Римма Низаметдинова төгәл итеп башкаралар. Басудан кайткан ашлыкны да алар үлчи.
Яшел масса ташуда «Флигель» арбалары тагылган «Нью-Холланд» тракторларында Фәнил Гайнетдинов, Ринат Гыймаев, Тәлгать Ибраһимов, Альберт Ханнапов, «МТЗ-1221» тракторларында Флер Гайфетдинов, Салават Гатиятуллин, Николай һәм Сергей Павловлар, Риф Әгъләмов, Николай Антонов, «КамАЗ» машиналарында Фәнүр Хәйруллин, Рамил Әхмәтшин, Закир Габдрахманов, Илнур Локманов эшләделәр.
Печән өчен үлән чабуда Альмир Саттаров, Рафаэль Гәрәев, Илшат Мостафин, Әнвәр Низамов, аны әйләндерүдә Рәис Хәмидуллин, Валентин Комиссаров, ташуда яшел масса ташыган механизаторлар, шоферлар һәм Тәбрис Даутов, Фәнис Гарипов, Динар Габдрахманов, Марат Мирсәетов, Равис Илдарханов эшләделәр. Печәнне «ХТХ-215» тракторында Марс Солтанов, «МТЗ-82»дә Алмаз Лотфуллин, Айдар Миңнуллин, Николай Бормотин прессладылар. Фәрит Гарипов төяп ташыды. Шулай ук Фаяз Фахразыев, Фирдәвес Әхәтов, Рәзим Хәбибуллин, Ленар Шәйгарданов, Юрий Терентьев төяүдә һәм эскертләүдә эшләделәр. Эскерткә куйганда, Җәүдәт Сәхапов белән Нияз Закиров ярдәмгә килделәр.
Әлегә шартлы бер баш терлеккә 27,5 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Кукуруз силосы 17300 тонна салыныр, дип планлаштырылды. Ул 1450 гектарда чәчелгән иде, уңышы бик әйбәт көтелә. Шушы көннәрдә силос та салына башлаячак. Азыкның күп өлеше Юлтимер һәм Шыгайдагы комплексларда туплана. Нәселле таналар үстерелә торган Карашай Саклау, Шәрләрәмә бүлекчәләрендә дә малларга җитәрлек азык салына. Безнең әле узган елдан калган азык запасы да бар. Малларны кышлатуны уңышлы уздыру, продукция җитештерүне киметмәү хәзер терлекчеләр, белгечләрдән тора. Алар да үз вазифаларын төгәл үтиләр бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев