САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләүнең чираттагысы булды

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, чәчү алдынгыларына сертификатлар тапшырдылар.

Үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында 1-2 урыннарны "Нөркәй" агрофирмасы механизаторлары Раиф Солтанов белән Николай Павлов алдылар. Өченче урында - "Җәлил" агрофирмасыннан Таһир Ногманов. Чит ил техникасында эшләгән Гвлимҗан Гыйльфанов беренче булса, хезмәттәше Айрат Гатиятуллин өченче урынны алды. "Сарман" нан Ленар Хафизов икенче урын өчен бүләкләнде. Язгы культуралар чәчүдә өч урын да - "Нөркәй"леләрдә - Марат Галиуллин, Илнур Гыйләҗев, Радик Гыйбадуллин бүләккә ия булдылар. Шикәр чөгендере чәчүдә алдынгылыкны "Җәлил" механизаторлары алдылар. Фәнүс Фәррахетдинов, Сирин Байхуҗин, Зөфәр Гыймадиевка бүләк тапшырылды.

  • Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев