САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендере алуда эшләүчеләр арасында ункөнлек алдынгылары билгеле булды

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чөгендер алуда эшләүче механизаторларны бүләкләделәр.

  • Беренче урын өчен премия “Нөркәй” агрофирмасының ун көндә 153 гектарда эш башкарган Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов экипажына тапшырылды. Икенче урында – шушы ук агрофирмадан Руслан Миңнемөхәммәтов белән Марат Мирсәетов, алар 142 гектардан чөгендер алганнар. Өченче урын өчен “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев бүләкләнде, аның эш күрсәткече - 129 гектар. Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек бу ункөнлектә дә – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановта. Ул 19325 тонна чимал төяп җибәргән. Икенче урында – 14061 тонна чөгендер төягән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратов, өченчедә, 13111 тонна күрсәткече белән, ”Нөркәй”дән Илфат Йосыпов булды. Бу ункөнлектә чөгендер игү агрономнары да билгеләп үтелде. Беренче урынны “Сарман” агрофирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов яулады. Икенче урында – “Җәлил”дән Гөлнара Гарифуллина, өченчедә – “Нөркәй”дән Рөстәм Исмәгыйлов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев