САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда бөртекле культуралар суктыру төгәлләнде дип хәбәр итсәк тә, комбайнчылар әле дә басуда – алар рапс, көнбагыш суктыралар.

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. 11 сентябрьдән 30 сентябрьгә вакыт аралыгында эш күрсәкечләре буенча бүләкләнүчеләрнең барысы да “Сарман” агрофирмасыннан иделәр.

Беренче төркем комбайнчылар арасында иң югары күрсәткеч – Рафис Нурмөхәммәтовта, ул 4620 центнер бөртек суктырган. Икенче урында – 4501 центнер күрсәткече белән Дамир Гайнуллин, өченчедә – 3969 центнер бөртек суктырып алган Ирек Нурисламов. Икенче төркем комбайнчылардан беренче урынны Дәвис Уразаев яулады, ул 4267 центнер ашлык суктырган. Икенче урынны алган Эльмир Раджаповның эш күрсәткече – 4206 центнер. Өченче урында, 2586 центнер күрсәткече белән, Илдар Хафизов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев