САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Ябыгырга теләүчеләргә чит ил диетологлары кич белән"перекус" ясарга киңәш итә. Нинди ризыклар рөхсәт ителә? Укыгыз

Ябыгырга теләүчеләргә чит ил диетологлары кич белән капкалап алырга киңәш итә.

Ябыгырга теләүчеләргә чит ил диетологлары кич белән капкалап алырга киңәш итә. Бу диабетлы кешеләргә дә файдага булачак - әйтик, аксым югары булган продуктларны аз микъдарда куллану төн дәвамында кандагы шикәр дәрәҗәсен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Белгечләр йокыга чаклы бөтен килеш пешерелгән йомырка ашап куярга була, дип саный. Миндаль һәм грек чикләвеге, шикәрсез грек йогурты, помидор, кыяр һәм кишерне аз күләмдә кулланганда файдага гына булачак.

Ябыгырга теләүчеләргә яшелчә гарниры һәм ит яки балыктан кечкенә стейк белән соңлап кичке аш оештырырга мөмкин.

Реклама

Соңлап капкалап алганда ризыкта аксым булырга тиеш. Файдалы майлар һәм чикләнгән санда углевод булган ризык куллану мөмкин. Мондый ризык төн дәвамында канга глюкоза чыгаруны чикли һәм иртән глюкозаның түбән дәрәҗәсен саклый, дип белдерә диетологлар.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X