САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Судак балыгыннан желатинлы дерелдәвек

Дерелдәвек – ул һәрвакыт бәйрәмчә, ә иң мөһиме – тиз.

Тәмле балыктан мүк җиләге, лимон һәм яшел тәмләткечләр белән салкын кабымлык ул. Өстәвенә Куян да үз елында балык ризыкларына өстенлек бирә.
Дерелдәвек өчен 1 кг балык, 1 әр данә кишер, башлы суган, лавр яфрагы, 2 данә хуш исле борыч, 2 аш калагы желатин, 1 л су, 20 әр г мүк җиләге һәм лимон, тәменчә укроп һәм тоз кирәк.
1 л салкын суга кишер, суган, зур булмаган лавр яфрагы салыгыз һәм уртача утта 10 минут кайнатыгыз. Желатинны кабында язылган тәртиптә бүрттерү өчен суга салыгыз. Чистартылган судак балыгын уртача 5 см озынлыктагы кисәкләргә бүлегез, кәстрүлгә салып, утны минимумга кадәр киметегез. 2 данә хуш исле борыч һәм тәменчә тоз өстәгез. Барлыкка килгән күбекне җыеп алыгыз. Балыкны 20 минут пешерергә кирәк. Аннан соң лавр яфрагын алып, балыкны яшелчәләр белән тагын 10 минут пешерегез. Пешкән балыкны кисәкләргә бүлеп, сөякләреннән арындырыгыз. Пешкән кишерне түгәрәкләп кисегез. Суган кирәк булмаячак. Мүк җиләген эретегез. Лимонны өлешләргә кисегез. Шулпаны өч кат тыгыз марля аша сөзегез. Бүрткән желатинны акрын утта сыек хәлгә җиткәнче, эреп беткәнче кайнатыгыз, марля аша сөзеп, шулпа белән кушыгыз. Алга таба формага балык, кишер, мүк җиләге, лимон һәм ваклап туралган укроп салып, өстенә сак кына шулпа салыгыз, катыру өчен суыткычка куегыз. Тәмле булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев