Смузи организмда тупланган кирәкмәгән матдәләрдән котылырга ярдәм итә, витамин һәм микроэлементлар чыганагы булып тора, иммунитетны ныгыта.
Фото: https://pixabay.com/ru/
“Иртәнге микс”
Кирәк була:
Бананны чистартабыз, җиләкне юабыз. Барысын бергә блендерда болгатырга кирәк була. Хөрмәне шакмаклап турыйбыз һәм коктейльгә өстибез. Тагын бер блендер белән болгатып алабыз. Салкынча килеш иртән ашыйбыз (яки эчәбез – анысын үзегез карыйсыз).
“Яшел фрэш”
Кирәк була:
Кивины кабыгыннан читсартабыз. Крыжовник һәм алманы юабыз. Алманың эчен алабыз. Җиләк-җимешне шакмаклап турыйбыз һәм блендерга салабыз. Пюре хасил булганчы болгатабыз. Башка савытка күчерәбез һәм сөт, туңдырма өстибез. Болгатабыз. Әзер!
“Кыярдан смузи”
Кирәк була:
Кыяр, помидор, үләннәрне юабыз. Блендерда әйләндерәбез. Тоз, тәмләткечләр, боз өстибез. Җәй көннәрендә әлеге смузины төшке ашка ашарга да мөмкин.
“Җиләкле җәй”
Кирәк була:
Бананны чистартабыз, шакмаклап турыйбыз, өстенә кура җиләге салабыз, сөт өстибез һәм блендерда болгатабыз. Бетте китте!
“Кишер һәм киви дуслыгы”
Кирәк була:
Кивины кабыгыннан чистартабыз, турыйбыз. Лимонны юабыз, турыйбыз. Кишерне юабыз, кырабыз. Барысын да бергә блендерда болгатабыз.
Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/37385/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз