Шулай итеп, бүген менюда — “Чумар ашы”.Кичке ашларыгыз тәмле булсын!

Чумар ашы .


Чумар пешерү өчен сарык, сыер яисә тавык итеннән шулпа әзерлиләр. 

Пешкән итне алып, шулпасын сөзәләр һәм, камыр изү өчен, бераз шулпа алып суыталар. 

Табакка иләп он салалар, уртасын чокырлыйлар да, йомырка сытып, тоз сипкәч, шулпа салып кашык белән акрын гына болгаталар ( йомырка пешмәсен өчен шулпа кайнар булмаска тиеш). 

Камырны, йомшак (каймак камырыннан куерак), ләкин кашыктан агып төшмәслек итеп һәм төерләр калдырмыйча, кашык белән яхшылап изәләр. 

Шундый камырны, балкашык белән урман чикләвеге кадәр генә алып, кайнап торган шулпага салалар. 

Чумар башта төпкә бата, аннары өскә күтәрелә, бераздан пешеп җитә. 

Чумарлы ашка бәрәңге, кишер һәм суган салсаң да ярый, ул чагында чумарны бәрәңге пешкәч салалар. 

Чумарны бодай, карабодай, борчак һәм ясмык оныннан да изәргә мөмкин.

Чыганак:https://vk.com/tatarshlari

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте