САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Розалия Могыйновадан “Кырмыска оясы” торты

Мин тортлар пешерергә яратам. Бүген бик тиз әзерләнә торганын сезгә дә тәкъдим итәм, дуслар.

Камыр өчен: 1 йомырка, 1 аш кашыгы бал, 0.5 стакан шикәр комы, 100 грамм ак май, 3 стакан он салып, каты итеп камыр басабыз. Әзер массаны иттарткыч аша чыгарып, кайнар мичтә пешереп алабыз. Суынгач, вак кисәкләргә ваклыйбыз. Крем өчен: 1 банка кайнатылган куертылган сөт (кибетнеке), 200 грамм ак май алабыз һәм, бертөрле массага кергәнче. яхшылап болгатабыз. Әзер катнашманы вакланган камыр өстенә салып болгатабыз. Тортка кырмыска оясы формасы кертеп, өстен мәк белән бизибез. Тиз һәм бик тәмле.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев