САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кабак белән әфлисун кайнатмасы

Цитруслы кайнатма белән рулетлар ясап, торт пешергәндә файдаланып та була.

Кабак белән әфлисун кайнатмасы рецепты киңәшләр сайтында чыкты.

500 г кабак, 1 әфлисун, 600 г шикәр комы, 100 мл су алырга кирәк. 

Кабакның кабыгын чистартып, вак шакмаклап турарга.

Әфлисунны кайнар су белән юарга. Аның кабыгын кырып алырга. Барлыкка килгән әфлисун кабыгы вакларын (цедра) кайнатма өчен кулланырга.

Әфлисунның үзен ваклап турарга һәм кабак, шикәр комы, су белән кушарга. Бу массаны кайнатып чыгарырга. Кайнатманы 35-45 минут кайнатырга. Кабак йомшап пешеп бетәргә тиеш.

Аннары банкаларга тутырып куярга. Кайнатманы идән астында яки башка салкынча урында сакларга.

Әфлисун урынына лимон яки лайм да алырга була. Тәмләп карагыз, балы җитмәсә, шикәр комы өстәрсез.

Кайнатмага корица да кушып җибәрергә ярый, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев