САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәниф Хәйруллинның яңа китабы тәкъдир ителде

.


Бүген район мәдәният йортында хөрмәтле райондашыбыз - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, танылган журналист Хәниф Хәйруллинның “Улларым, сез кайда?” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Анда Татарстанның шактый мәртәбәле иҗат әһелләре чакырулы иде. Иң элек чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Фәрит Уразаев сәламләделәр. Аннан ТАССРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Хәниф Хәйруллин исемендәге иҗади премия лауреаты Вәсимә Хәйруллина; Татарстанның, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Рәфкать Кәрами; язучы, прозаик һәм драматург, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев; “Рухият” фондының сәнгать мөхәррире Рамил Миңнуллин; ТР Язучылар берлеге әгъзасы, “Улларым, сез кайда?” китабының мөхәррире, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова; китапның тышлык авторы Альбина Шакирова; язучы, әдәбият белгече, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, берлекнең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев; татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова һәм К.Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты Миңзифа Әхмәтшина, балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, С.Сөләйманова, И.Юзеев исемендәге премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова; ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, СССР матбугаты ветераны Равил Гыймадиев Хәниф абый белән бәйле хатирәләре, авторның китабы хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар. 50 ел элек язылган китапның дөнья күрүендә Хәниф Хәйруллинның улы Ленарның һәм аның гаиләсенең өлеше зур. Ленар Хәниф улы, аның туганнары, әсәр геройларына катнашы булган күршеләре дә китапны бастыру тарихына тукталдылар һәм тантананы оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X