Җәмгыять

Татарстанда көндез һава +23 градуска кадәр җылыначак

Бүген, 3 июньдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, кайбер районнарда яшенле яңгырлар да булырга мөмкин. Иртән төнге томан саклана, шул исәптән Казанда да.

Төнлә температура 0...+6 градус булса, көндез һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак. Башкалада көндез яңгыр көтелми, температура +19...+21 градус тирәсендә булачак.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы көтелә. 


Нет комментариев