Татарстанда июль ахыры нормадан 4 градуска эссерәк булачак
Җәмгыять

Татарстанда июль ахыры нормадан 4 градуска эссерәк булачак

Ай ахыры республикада яшәүчеләрне аномаль җылы һава торышы белән сөендерер.

ТР Гидрометүзәгенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, айның өченче декадасында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак.

Әгәр гадәттә 21–30 июль чорларында Татарстан өчен уртача температура нормасы +20,3 °C, тәшкил итсә, июльнең соңгы көннәрендә термометр баганалары республика буенча уртача +24,3 °C һәм +24,9 °C дәрәҗәсендә булачак.

Искәртеп үтәбез, ай уртасы салкынча булды. Синоптиклар башта июль гадәттәгедән бераз гына — якынча ярты градуска гына җылырак булыр дип фаразлаган булсалар да, аның ахыры чын җәйге эсселек әзерли.


Нет комментариев