Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Көн темасы, 5 август.
Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Анда район прокуроры Ришат Галимов, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Раушан Солтанов, Җәлил җылылык челтәре предприятиясе- "Водоканалсервис" ААҖ филиалы директоры Альберт Әхмәтгалиев, Сарман газ участогының баш мастеры Айдар Хөсәенов, "Җылылык челтәре" директоры Раил...
-
Хәбәрләр, 2 август.
Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Бүген аның 25 нче көне. Районыбыз мәчетләрендә авыз ачтыру мәҗлесләре дәвам итә. 31 июльдә районда көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда, ел үзенчәлекләренә карап, орлык әзерләү, аларны эшкәртү препаратлары сайлау, күчмә фондта орлык булдыру мөһимлеге турында сөйләштеләр....
-
Көн темасы, 1 август.
3 нче августта Сарманның Даулы болынында "Умарталарны кышка әзерләү" дигән темага семинар үткәрелә. Анда умарта кортларын өстәмә тукландыру, дәвалау, ояга көзге ревизия, ояларны кышка җыю турында сөйләшәчәкләр. Семинар сәгать 10да башлана.
-
Көн темасы, 31 июль.
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенге мөмкинлек иртәгә булмаячак...Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында урып-җыю барышына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шуңа басым ясады. Бу атнада министрның районга эшлекле сәфәр белән килүе көтелә.
-
Хәбәрләр, 30 июль.
Районда урып-җыю эшләре 12690 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 25 процентында башкарылды. Бөртеклеләрнең гектардан уртача уңышы 21 центнер тәшкил итә. Көзге чәчү өчен 11500 гектар җир әзерләнде. Быелгы корылык аркасында Татарстанда көзен икмәк бәяләре ким дигәндә 15 процентка артачак. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел игенчеләр нибары 2-2,5...
-
Көн темасы, 29 июль
Сарман үзәк китапханәсе үзенең укучыларына яңадан-яңа китаплар даими тәкъдим итә.Шулар арасында Р.Гыймадиевның "Без-авыл балалары" һәм Зифа Кадыйрованың " Бәхеткә юл кайдан?" дип исемләнгән китаплар да бар. "Без-авыл балалары" китабының авторы СССР матбугат отличнигы , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев. Бу аның өченче китабы. . Бу җыентык табигатьнең...
-
Хәбәрләр, 26 июль.
Изге Рамазан ае дәвам итә. Бүген аның 18 нче көне. Ураза - Ислам диненең биш нигезенең берсе, иртәнге таң яктылыгыннан кояш батканчы ашау-эчүдән Аллаһы хакы өчен тыелып тору. Рамазан ае тәмамланган көн - Ураза бәйрәме быел 8 августка туры килә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча бу көн ял көне...
-
Көн темасы, 25 июль
Бүген Сарманда яшенле яңгыр һәм боз яуды.
-
Көн темасы, 24 июль.
Татарстанда беренче тапкыр эшли торган яшьләр иҗатын чагылдыручы телевизион фестиваль оештырыла. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы әлеге үзенчәлекле проект эшли торган яшьләр арасында ел саен уздырылачак.Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк фестиваль республиканың төрле оешма-предприятиеләрендә көч куючы яшьләрне профессиональ һәм иҗади яктан ачу максатын куя. Ул 1...
-
Хәбәрләр, 23 июль.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн күбрәк мәйдан били. Корылык үзенекен итте итүен. Уңыш көтелгәннән шактый ким. Әлегә республика буенча урып-җыю темплары шактый югары үзе. Беренче мөмкинлек чыгу белән комбайнчылар игенне турыдан да ура, теземнәргә дә сала. Республика игенчеләре инде 330 мең...
-
Көн темасы, 22 июль.
Карабашта нефть саммиты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә республикабызның нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздыра. Аның эшендә шулай ук район башлыгы Нәфис Закиров та катнаша.
-
Көн темасы, 19 июль
Изге Рамазан ае дәвам итә. Бүген аның 11 нче көне. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, дөнья һәм ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде.
-
Көн темасы, 18 июль
Хыяллар тормышка аша торган кичә. 17 июльдә Казан шәһәрендә елның иң мөһим вакыйгасы - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ябылу тантанасы үткәрелде. Көтеп алган уеннар тәмам.Әйе, ни кызгыныч, Универсиада Уты сүнде. "Kazan-Arena" футбол стадионында студентлар уеннарының финал аккорды булып торган зур хезмәтнең нәтиҗәсен барыбыз да күрдек. Сарман районы делегациясе ябылу тантанасында...
-
Көн темасы, 15 июль
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, район территориаль усеш булеге житэкчесе М.Яхин, Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Ә.Шәрәфетдинова чыгышлары тыңланылды.
-
Көн темасы, 12 июль
Бүген Казанга Универсиадага районнан 146 кешелек делегация китте. Анда районыбызның сәнгать осталары зур концертта чыгыш ясаячак. Делегация составында "Жасмин", "Умырзая", "Апрель" бию ансамбльләре, җырчылар Лиана Антонова, Дилүс Шәйхразыев, Рузилә Бәдертдинова, Миләүшә Рамазанова, Ләйсән Миннәхмәтова, "Юлдаш" триосы, баянчылар Илһам һәм Илнар Шакировлар бар.