Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Көн темасы, 29 август.
30 августа - Республика көне, 1 сентябрьдә - Белем көне һәм, шулай ук, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быел 30 август ял көне булачак. Әлеге көн «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә бәйрәм көне буларак...
-
Көн темасы, 28 август.
Бүген, 28 августта, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Ул "Районда педагогик белемне модернизацияләүнең актуаль юнәлешләре" дигән тема астында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Светлана Матвеева, район башлыгы Нәфис Закиров, оешма вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.
-
Көн темасы, 27 август.
Иртәгә Сарман авылы мәдәният йортында укытучылар конференциясе узачак.
-
Көн темасы, 26 август.
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә каралган сорауларның иң әһәмиятлесе ягулык чорына әзерлек булды. Җәлил җылылык челтәре оешмасы җитәкчесе Альберт Әхмәтгалиев, "Җылылык челтәре" җәмгыяте директоры Раил Габдрахманов чыгыш ясадылар, кышкы ягулык сезонына әзерлек торышы, башкарылган эшләр хакында сөйләделәр. Әлеге мәсьәлә буенча һәр өлкәдәге бүлек җитәкчеләренең дә фикерләре тыңланды....
-
Көн темасы. 23 август.
Татарстан Республикасы прокуратурасы канаты астында быелның 10 сентябреннән 10 октябренә кадәр наркотикларга каршы "Без тормыш өчен тавыш бирәбез" дигән гомуми республикакүләм айлык үткәреләчәк. Район прокуратурасында "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшләячәк: 2-41-58; 2-41-67.
-
Көн темасы, 22 август.
Татарстанда, шул исәптән Сарман районында да 30 август, гадәттәгечә, ял көне булачак. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быел 30 август ял көне булачак. Әлеге көн «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә бәйрәм көне буларак билгеләнә.
-
Хәбәрләр, 21 август.
15 августтан Бөтенроссия киң күләмле "Игътибар-балалар!" акциясенең 2 нче этабы старт алды. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты-балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау. Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын эзләү дәвам итә. 20 август көнне моңа бәйле тагын бер яңалык билгеле булды - тиздән республика районнарында...
-
Көн темасы, 16 август.
Район үзәк шифаханәсендә 15 августта Донор көне үтте. Анда барлыгы 94 кеше кан бирде.
-
Көн темасы, 15 август.
17 август көнне Сарманның бер төркем үзешчән җырчылары "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашачаклар.
-
Көн темасы, 14 август.
Сарман радиосы сездән котлау сүзләре көтеп кала дуслар! Якыннарыгызны, дусларыгызны гомер бәйрәмнәре, яисә башка онытылмас вакыйга белән безнең дулкыннардан котларга мөмкин. Реклама хезмәте телефоны: 2-57-76
-
Көн темасы, 13 август.
Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе И.Х.Салихов сүзләренә караганда, һава шартлары әле уңайлы булганда, алдагы көннәрдә яңгырлар яумаса, кыр эшләрен вакытында тәмамлау мөмкинлеге булачак.
-
Көн темасы, 12 август.
Район үзәк шифаханәсендә 15 августта Донор көне үткәрелә. Кан бирергә 18 яшьтән-60 яшькә тикле кешеләр кабул ителәләр. Сәламәтлекләре рөхсәт иткән һәркем кан бирә ала. Кан алу сәгать 8.00- 12.00 хәтле дәвам итәчәк. Үзегез белән паспорт булу һәм районда теркәлгән булу шарт.
-
Хәбәрләр, 9 август.
Рамазан ае тәмамланып, Шәүвәл аена кердек. Мәчетләребездә гәет намазлары укылды. Халык, гадәттәгечә, күп иде, сафлар тулып торды. "Җәмигъ" мәчетенә җыелучыларны Сарман районының имам- мөхтәсибе Сәит хәзрәт һәм район башлыгы Нәфис Закиров котладылар. 10 августта сәгать 14.00дә Сарман мөхтәсибәте Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Сарманның Сабантуйлар үтә торган мәйданына бәйрәмгә чакыра....
-
Көн темасы, 7 август.
9-10 август көннәрендә районда Татарстан Җөмhүрияте көненә багышланган ат hәм автомобиль узышы үтәчәк. Чаралар программасында: спорт ярышлары, концерт, ретро-машиналар йөреше, атта йөрү hәм картиналарның күргәзмәсе-сатуы.
-
Көн темасы, 6 август.
Якынлашып килүче Физкультурачы көне белән! 9 августта районның ял һәм культура паркында бәйрәм чарасы узачак.